Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
09 июня 2023 13:23

Попугай

Попугай – дөньядагы иң матур кошларның берсе. Аны икенче төрле «тутый кош» дип атыйлар. Попугайлар табигатьтә Америка, Африка һәм Австралиядә очрый. Попугайның каурыйлары бик матур. Алар төрле төстә.  Шулай да бары бер төстәге тутый кошларны да очратырга мөмкин. Тутый кошның башында зур һәм аска таба очлаеп торган томшык бар. Ул...

Попугай – дөньядагы иң матур кошларның берсе. Аны икенче төрле «тутый кош» дип атыйлар. Попугайлар табигатьтә Америка, Африка һәм Австралиядә очрый.

Попугайның каурыйлары бик матур. Алар төрле төстә.  Шулай да бары бер төстәге тутый кошларны да очратырга мөмкин.

Тутый кошның башында зур һәм аска таба очлаеп торган томшык бар. Ул бик нык һәм көчле. Попугай аның белән хәтта каты-каты чикләвекләр дә вата ала! Шулай да томшык бу кошларга ашар өчен генә түгел, ә агач ботакларына тотынып йөрер өчен дә кирәк.

Попугайларның тәпиләре дә үзенчәлекле. Һәрберсендә дүртәр бармак бар. Аларның икесе алга, икесе артка юнәлгән. Мондый тәпиләре белән тутый кош агач ботакларына тотына, ә тагын төрле ашамлык кисәкләрен тота ала. Ә менә җирдән атлап бару өчен бу тәпиләр бик уңайсыз. Шуңа күрә попугай гадәттә тиз йөгерми, ә әкрен генә атлап йөри. Канатлары нык булганга, бик яхшы оча.

Тутый кошлар төрле үсемлекләр, орлыклар, чикләвекләр белән туклана. Сирәгрәк бөҗәк ашый. Алар гадәттә агач куышында оя кора, шулай да ташландык йортларда, өннәрдә, башка кош ояларында да яши.

Попугайлар – бик тугры кошлар. Алар ныклы гаилә кора. Зур попугайлар елга бары бер тапкыр йомырка салса, кечерәк тутый кошлар берничә тапкыр бала чыгара. Әти кош белән әни кош йомырка өстендә чиратлап утыра. Нәни попугайлар ояда бары ике ай гына тора, аннары мөстәкыйль яши башлый.

Тутый кошлар төрле авазлар чыгарырга сәләтле. Алар сызгыра, бакылдый, ырлый, өрә, сайрый ала. Ә иң кызыгы: попугайлар кеше сөйләмен кабатлый! Тутый кошларның тавыш ярылары юк, алар авазларны телләре һәм томшыклары ярдәмендә чыгара.

Тутый кошлар ритмны бик яхшы тоя, музыка ишетсә, рәхәтләнеп бии.

Кешеләр попугайларны элек-электән үз иткән. Иң элек алар кыргый тутый кошларны кулга ияләштергән һәм өйләрендә тоткан. Ә бүгенге көндә үзеңә ошаган попугайны зоокибеттән сатып алырга мөмкин.