Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
14 сентября 2023 10:56

Ренат Харис шигырьләре

Йокы Йокы керде күземә, тынгы бирми үземә – ачтыра да яптыра, тик утырам аптырам. Аннан керде авызга – кара син бу явызга: ачтыра да яптыра, Һава гына каптыра. Тагын бер тапкыр кергәч, мин йокыны алдадым – авызымны яптым да кирегә чыгармадым. Бигрәк дөрес иткәнмен – йоклаганмын-киткәнмен...     Башмак кигәндә...

Йокы

Йокы керде күземә,

тынгы бирми үземә –

ачтыра да яптыра,

тик утырам аптырам.

Аннан керде авызга –

кара син бу явызга:

ачтыра да яптыра,

Һава гына каптыра.

Тагын бер тапкыр кергәч,

мин йокыны алдадым –

авызымны яптым да

кирегә чыгармадым.

Бигрәк дөрес иткәнмен –

йоклаганмын-киткәнмен...

 

 

Башмак кигәндә

Менә безнең уң башмак,

менә безнең сул башмак.

Уңын киябез башта,

аннан киярбез сулын...

Уңын алдан кигәннең

уңа икән, ди, юлы.

Уң аяк безнең әзер.

Сулын киябез хәзер.