29 августа 2023 07:08
Рөстәм Мингалим шигырьләре
Энем бар Шатлыгым бар – өем бар, Әтием-әнием бар. Минем гармуным да бар, Гармун кадәр энем бар. Энем мине ярата, Мине күрсә – гел көлә. Еласамы? Еласа ул – Сызып кына җибәрә Гармун тавышы белән. Дусларың гына булсын! Егылсаң торып була, Торсаң йөгереп була Йөгерсәң җитеп...
Энем бар
Шатлыгым бар – өем бар,
Әтием-әнием бар.
Минем гармуным да бар,
Гармун кадәр энем бар.
Энем мине ярата,
Мине күрсә – гел көлә.
Еласамы?
Еласа ул –
Сызып кына җибәрә
Гармун тавышы белән.
Дусларың гына булсын!
Егылсаң торып була,
Торсаң йөгереп була
Йөгерсәң җитеп була –
Дусларың гына булсын!
Сөйләшеп, уйнап була,
Күп нәрсә белеп була,
Шаярып-көлеп була –
Дусларың гына булсын!