Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
07 июня 2023 09:43

Р.Миңнуллин шигырьләре

Казан Кремль, Казансу, Кабан... Күкләргә ашкан Казан! Төбәлгән карашыбыз Гүзәл Казанга табан!     Авыр самавыр Безнең самавыр — авыр, Безнең самавыр — көмеш. Суы беткән, ә үзе Һаман да юан килеш!     Табын янында Вил белән Нур ашаганда Ашый ярышып. Нигә алар бер-берсеннән Торсын калышып! Һәркайсының үз савыты...

Казан

Кремль, Казансу, Кабан...

Күкләргә ашкан Казан!

Төбәлгән карашыбыз

Гүзәл Казанга табан!

 

 

Авыр самавыр

Безнең самавыр — авыр,

Безнең самавыр — көмеш.

Суы беткән, ә үзе

Һаман да юан килеш!

 

 

Табын янында

Вил белән Нур ашаганда

Ашый ярышып.

Нигә алар бер-берсеннән

Торсын калышып!

Һәркайсының үз савыты

Һәм үз кашыгы.

Шулай булгач, ашыйлардыр

Нигә ашыгып?

Виле: «Бетә бит!» — дип, Нурны

Тора котыртып.

Нуры тиз-тиз ашый ашын,

Бетә дип куркып!

 

 

 

Тәмлетамаклар

Жираф ашый

Пирожный,

Морж ашый

Морожный.

Челән эчә

«Боржоми» —

Шундый су да

Бар, җаный!

Барбос

Ярата

Ирис,

Ә юлбарыс —

Барбарис.

Яратыр шул,

Яратыр —

Барбариста

Бал бар ич!

Какао һәм

«Кока-Кола»

Ярата, ди,

Коала.

Ә кабан

Ярата, ди,

Банан.

Антилопа

Ярата, ди,

Ананас.

Ул аннан да

Ананасрак

Ананасны

Табалмас!

Пудель —

Коктейль,

Бегемот —

Беренче сорт

Торт,

Ә кит —

Ит белән

Кәнфит.

Кашалот белән

Ат —

Салат

Һәм дә

Лимонад.

Маэмай

Ярата, ди,

Ак май.

Пони белән

Попугай

Помидор

Ярата

Бугай.

Ә мин бик тә

Канәгать,

Әгәр булса,

Җәмәгать,

Бәрәңге белән

Әйрән —

Миңа шулар да

Бәйрәм!

Аннары

Булмас

Артык

Эремчек белән

Катык.

Сез дә карагыз

Татып!