Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
06 июля 2023 11:11

Сабантуй

Сабантуй – дуслык, туганлык һәм җитезлек бәйрәме. Сабантуй буласы атнада авыл халкыннан әрәпә җыю үзе бер зур бәйрәмгә әверелде. Сабантуй колгасына матур чигүле сөлгеләр элеп тоткан тәрбиячеләр һәм аларга ияргән бакча балалары «әрәпә» дип кычкырып әйбер жыйдылар. Сабантуй буласы мәйданчык бәйрәмчә бизәлгән. Озын колгага чигүле сөлгеләр, кулъяулыклар, төрле төстәге шарлар...

Сабантуй – дуслык, туганлык һәм җитезлек бәйрәме. Сабантуй буласы атнада авыл халкыннан әрәпә җыю үзе бер зур бәйрәмгә әверелде. Сабантуй колгасына матур чигүле сөлгеләр элеп тоткан тәрбиячеләр һәм аларга ияргән бакча балалары «әрәпә» дип кычкырып әйбер жыйдылар. Сабантуй буласы мәйданчык бәйрәмчә бизәлгән. Озын колгага чигүле сөлгеләр, кулъяулыклар, төрле төстәге шарлар эленгән. Уеннар оештырыла торган урыннар тиешенчә жиһазландырылган. Балалар милли киемнәрдән. Уртага ике бала чыга.

Шатлыклар күңелебездә

Ал кояш күгебездә.

Килегез, дуслар, кунакка:

Сабантуй бүген бездә.

Жилферди чиккән сөлгеләр.

Ал кояш күгебездә,

Көрәшик тә, узышыйк та

Сабантуй бүген бездә

Балалар бергәләп «Сабантуй» җырын (М.Садри сүзләре, татар халык көе) башкаралар.

Сабан туе — хезмәт туе, шатлык һәм бәхет туе,

Уйнап-биеп, җырлап-көлеп бәйрәм итик көн буе.

Шау-гөр килә киң болыннар, кырлар һәм су буйлары,

Котлы булсын, гөрләп торсын ямьле Сабантуйлары!

Алып баручы: (өлкән тәрбияче Шакирова Г.Ф.

— Кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар, хәерле көн! Иң беренче сезне котлау өчен сүз бирелә балалар бакчасы мөдире Р.Х.Шарифуллинага: Без бүген татар халкының олы бәйрәме — Сабантуена җыелдык. Сабантуй — ул хезмәт, дуслык бәйрәме, һәркемнең көтеп алган изге бәйрәме. Барыгызны да шушы бәйрәм белән котлыйм. Балалар бакчасында эшләүче барлык апаларыгыз, тәрбиячеләр исеменнән сезгә бәхетле балачак, ныклы сәламәтлек телим. Алдагы көннәрегез дә бүгенге кебек ямьле, күңелле булсын! Өстәлләребездә ризыклар мул булсын! «Сабан туе» җыры (Г.Зәйнәшева сүзләре, Л.Батыр-Болгари көе) башкарыла.

Күңелле Сабантуйлары, буген бәйрәм, зур бәйрәм.

Матур җырлар җырлый-җырлый уйныйбыз әйлән-бәйлән.

Без жырлыйбыз Сабантуйда, иң матур жырлар сайлап,

Безнең җырга зәңгәр күктән кошлар кушыла сайрап.

Күбәләкләр безнең белән уйныйлар әйлән-бәйлән

Сабантуй — күбәләкләр һәм кошлар өчен дә бәйрәм.

Әти-әниләребезгэ җыйдык чәчәк бәйләме.

Матур булсын, ямьле булсын Сабан туе бәйрәме.

Алып баручы: кадерле балалар — Ә хәзер әйдәгез Сабантуй уеннарын башлыйбыз. Иң беренче балалар көрәше. Хәзер мәйдан уртасына яшь көрәшчеләрне чакырабыз.

Алар артыннан мәктәпкә хәзерлек төркеменең башка малайлары да мәйданга чыга.

Юныс: Сабан туе-сабан туе,

Шундый кызык күңелле,

Көрәшик тә, узышыйк та,

Сабантуй бүген бездә.

Артём: Егылсам да, исем китми

Булыр еккан чаклар да

Бәйрәм бүген, Сабантуе

Безнең ямьле бакчада.

Малайлар көрәше тәмамланганнан соң спонсорлар тарафыннан хәзерләнгән бүләкләр тапшырыла.

Беренче батырга «зур машина», икенче батырга машина, өченче батырга - йомшак уенчык тапшырыла.

Алып баручы: хәзер чүлмәк вату уены оештырыла.Уенга керергә теләгән балалар тәрбияче Раилә апагыз янына жыелабыз.

Сәйдәш: Чулмәк ватам, чулмәк ватам

Ватып булырмы икән?

Бүләккә бер чиккән яулык,

Алып булырмы икән?

«Чүлмәк вату» уены уйнатыла.

Алып баручы:

Икегезгә ике капчык,

Ягез эле, тотыгыз.

Сабантуенда ярышып,

Сез дә бүләк алыгыз.

Малайлар арасында капчык сугышы уены уйнатыла.

«Су ташу» уенын тәрбияче Рәсилә апагыз уйната. Чиләк-коянтә асып кызлар ярышырга китәләр.

Алып баручы: Менә сезгә сулы чиләк

Көянтә ал иңеңә.

Йөгер тизрәк, иң алдан кил,

Егыла гына күрмә.

Мәйданга Камырша белән Батырша керәләр: — Исәнмесез, балалар Исәнмесез, кунаклар!

Камырша: Таныш булыйк. Бу минем туганым Батырша була. Батырша: бу — минем жан дустым Камырша.

Алып баручы: безнең бәйрәмгә килүегезгә зур рәхмәт, кунаклар. Әйдәгез, бергәләп күңел ачыйк. Уеннар уйныйк. Менә сезгә бау, «аркан тартыш» уйныйбыз. Камырша, Батырша (бергә): Була ул! Икесе аркан тартышалар.

Алып баручы: балалар, әллә сез дә булышасызмы? Барысы бергә, ике якка бүленеп, бау тартышалар.

Алып баручы: сабантуй елга бер килә, күңелле, олы бәйрәм! Нур өстенә нурлар иңсен биеп алыйк ичмасам. Татар халкының күмәк биюе башкарыла. Шаулаша-шаулаша шамакайлар керә.

Шамакайлар бергә: Исәнмесез балалар! — Котлы булсын Сабантуйлары.

Алып баручы: рәхмәт! Балалар, безнең бәйгегә шамакайлар килгәннәр әйдәгез аларны да үзебезнең уеннарга катнаштырыйк. Капчык белән йөгерү. Башта шамакайлар, аннары балалар ярышалар. Аннары малайлар һәм кызлар йөгерешенә һәм кашыкка күкәй салып йөгерү уеннарына кушылып йөгерәләр.

Шамакайлар: бик куңелле икән сездә! Балалар, сезнең тагын нинди һөнәрләрегез бар?

Алып баручы: Җыр-биюсез бер бәйрәм дә узмый, шуны белегез. Балаларыбыз бик булган, концерт карап китегез. Балалар жырлар, биюләр башкаралар, шигырьләр сөйлиләр.

Алып баручы: дуслар, көтеп алган Сабантуйлары ахырына якынлашты. Барыгызга да саулык-сәламәтлек телим. Сабантуй бәйрәмендә барлык балалар да бүләкләнделәр. Бәйрәм уздыруда спонсорлык ярдәме күрсәткән барлык авыл халкына, аерым гаиләләргә аерым рәхмәт әйтәбез, исәнлек-саулык телибез.

Киләсе Сабантуйларында очрашырга язсын.

 

Гарифуллина Рәсилә Гаптелсабир кызы.

Балтач районы, Бөрбаш балалар бакчасының тәрбиячесе.