30 ноября 2022 14:24
Саҗидә Сөләйманова шигырьләре
Ике Ике аягы Әнвәрнең, Ике кулы. Берсе кече, берсе олы Ике тубы. Ике колагы бар тагын, Ике күзе. Һич теленнән төшми торган Ике сүзе: — Әни, әти! — Бар белгәне ике булды. Аның үзенә дә инде Ике тулды.
Ике
Ике аягы Әнвәрнең,
Ике кулы.
Берсе кече, берсе олы
Ике тубы.
Ике колагы бар тагын,
Ике күзе.
Һич теленнән төшми торган
Ике сүзе:
— Әни, әти! —
Бар белгәне ике булды.
Аның үзенә дә инде
Ике тулды.