Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
23 июля 2023 12:05

Светофорның өч күзе

Урамнарны Күзәтеп, Узганнарны Кисәтеп, Чатта тора Светофор, Сакта тора Светофор. Янып тора өч күзе, Күреп тора ич безне, Әйтеп тора Өч сүзне: Кузгалма! – ди Кызыл күз. – Сабыр! – дия Сары күз. – Ярый! – дия Яшел күз. Без дә аңа Карыйбыз, Күзебезне Алмыйбыз, Ни әйткәнен Аңлыйбыз: – Кузгалма!...

Урамнарны

Күзәтеп,

Узганнарны

Кисәтеп,

Чатта тора

Светофор,

Сакта тора

Светофор.

Янып тора өч күзе,

Күреп тора ич безне,

Әйтеп тора

Өч сүзне:

Кузгалма! ди

Кызыл күз.

Сабыр! дия

Сары күз.

Ярый! дия

Яшел күз.

Без дә аңа

Карыйбыз,

Күзебезне

Алмыйбыз,

Ни әйткәнен

Аңлыйбыз:

Кузгалма! ди

Кызыл сүз.

Сабыр! дия

Сары сүз.

Ярый! дия

Яшел сүз.

Шәүкәт Галиев