04 апреля 2023 11:45
Син йөрәктә безнең, Тукай абый!
Шүрәлесе белән үтеп кереп, Яши күңелләрдә Тукай абый! "Гали белән кәҗә", "Су анасы"н, Аңлый аны һәркем, хәтта сабый. Татарымның затлы йөзек кашы , Юктыр беркайда да башка андый. Шуңадыр да һич тә гаҗәп түгел, Яше-карты иҗатыңны санлый. Мавыктыргыч әкиятләр белән, Тормыш өйрәнәбез, укый-укый. Яшәтербез горур исемеңне, Син...
Шүрәлесе белән үтеп кереп,
Яши күңелләрдә Тукай абый!
"Гали белән кәҗә", "Су анасы"н,
Аңлый аны һәркем, хәтта сабый.
Татарымның затлы йөзек кашы ,
Юктыр беркайда да башка андый.
Шуңадыр да һич тә гаҗәп түгел,
Яше-карты иҗатыңны санлый.
Мавыктыргыч әкиятләр белән,
Тормыш өйрәнәбез, укый-укый.
Яшәтербез горур исемеңне,
Син йөрәктә һәрчак,Тукай абый!
Гөлшат Сафина шигыре