01 декабря 2022 11:01
Сәгатьле Сәгыйть
Сәгате бар Сәгыйтьнең,Әллә аңа булганга,Бер дәрестә йөз тапкырКарап ала ул аңа. Укытучы: — Биш бишең,Яле, ничә була? — ди.Сәгыйть торып басуга:— Тиздән унбер була,— ди… Нинди шау-шу?! СәгатеЙөри ласа келт-келт-келт,Тик класска кушылыпКөлгән кебек кет-кет-кет… Сәгать куеп каршына Ашый Сәгыйть ашын да.Хәзер аның сәгатеКулда түгел — башында ...
Сәгате бар Сәгыйтьнең,
Әллә аңа булганга,
Бер дәрестә йөз тапкыр
Карап ала ул аңа.
Укытучы: — Биш бишең,
Яле, ничә була? — ди.
Сәгыйть торып басуга:
— Тиздән унбер була,— ди…
Нинди шау-шу?! Сәгате
Йөри ласа келт-келт-келт,
Тик класска кушылып
Көлгән кебек кет-кет-кет…
Сәгать куеп каршына
Ашый Сәгыйть ашын да.
Хәзер аның сәгате
Кулда түгел — башында
Хәкимҗан Халиков