Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
30 августа 2023 10:04

Татарстаным минем

Татарстаным минем Ренат Харис   Син безне тудырдың, үстердең, Тик сиңа бурычлы мәңге без. Юк бит ул тагын бер синдәй җир — Язың — яз! Җәең — җәй! Көзең — көз! Көч бирдең, дәрт бирдең, рух бирдең — Улларың, кызларың — баһадир. Сокланмый мөмкинме соң сиңа — Суың — су!...

Татарстаным минем

Ренат Харис

 

Син безне тудырдың, үстердең,

Тик сиңа бурычлы мәңге без.

Юк бит ул тагын бер синдәй җир —

Язың — яз! Җәең — җәй! Көзең — көз!

Көч бирдең, дәрт бирдең, рух бирдең —

Улларың, кызларың — баһадир.

Сокланмый мөмкинме соң сиңа —

Суың — су! Күгең — күк! Җирең — җир!

Яуларда, хезмәттә, сәнгатьтә

Исемең акладык, Татарстан.

Син безне күтәрдең — без сине —

Язың — яз! Җирең — җир! Даның — дан!

 

Татарстан икмәге

Роберт Миңнуллин

Басулар алтын игенле,

Басулар искитмәле!

Ил табынын бизи бү ен

Татарстан икмәге.

Ил табынын бизи бүген,

Бизи бүген ил табынын

Татарстан икмәге.

Тик игенче игеннәрен

Җиңел генә икмәде.

Шуңа күрә кадерле ул

Татарстан икмәге.

Шуңа күрә кадерле ул,

Кадерле ул шуңа күрә

Татарстан икмәге.

Икмәк өчен көрәш бара,

Көрәш әле бетмәде.

Туган илгә куәт өсти

Татарстан икмәге.

Туган илгә куәт өсти,

Куәт өсти туган илгә

Татарстан икмәге.

Игенченең бер көне дә

Бер дә юкка үтмәде.

Ул бит безнең иң көчле җыр —

Татарстан икмәге.

Ул бит безнең иң көчле җыр,

Иң көчле җыр бит ул безнең

Татарстан икмәге!

 

 

 

 

Туган җирем — Татарстан

Гөлшат Зәйнәшева

Идел ярларына нурлар сибеп

Матур булып ата бездә таң.

Таң шикелле якты Туган илем,

Бәхет биргән җирем — Татарстан.

Кая гына китеп,

Кайларга бармадым,

Сагынып кайттым

Иделем таңнарын.

Биш диңгезгә карап елмайгандай,

Балкый безнең Казан ерактан.

Коры җирне шаулы диңгез итә

Хезмәт сөйгән халкың, Татарстан.

Күпме җырлар җырлый халкым бүген,

Туган җирем, синең турында.

Мин бәхетле сине сөюемне

Әйтә алсам шушы җырымда.