Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
20 февраля 2023 14:07

Татар халкының милли киеме

Бүгенге көндә безгә мәгълүм традицион-гадәти өс киемнәре — эчке һәм тышкы киемнәр, баш һәм аяк киемнәре, хатын-кызларның бизәнү әйберләре. Элек-электән бирле бер комплекска кергән кием төрләре, формалары һәм колориты буенча үзара яраклашып, бер стильне тәшкил иткәннәр. Гадәти өс киеме шактый тотрыклы булып, аның яңаруы-үсеше халыкның үз гореф-гадәтләренә һәм көнкүрешенә яраклашу...

Бүгенге көндә безгә мәгълүм традицион-гадәти өс киемнәре — эчке һәм тышкы киемнәр, баш һәм аяк киемнәре, хатын-кызларның бизәнү әйберләре. Элек-электән бирле бер комплекска кергән кием төрләре, формалары һәм колориты буенча үзара яраклашып, бер стильне тәшкил иткәннәр. Гадәти өс киеме шактый тотрыклы булып, аның яңаруы-үсеше халыкның үз гореф-гадәтләренә һәм көнкүрешенә яраклашу төсендә барган. Шуңа күрә кием, гадәттә, кешенең тышкы кыяфәтенә милли төс биргән. Киеменә карап аның кайсы халык яки нинди этник группа вәкиле икәнен белергә мөмкин булган. Көндәлек һәм бәйрәм киеме, бай һәм ярлы кешенең киеме дә бары тик тукымалары, бизәнү әйберләре-нең сыйфаты белән генә аерылган.

Борынгы өс киеменең уртак билгесе булып аның монументаль стиле санала: озын һәм киң, тоташ буйлы, җиң төпләренә кештәкләр куеп утырткан озын җиңле күлмәк; киң чабулы, озын тышкы кием һ. б. Хатыннар өс киемен билгә кадәр төшеп торган укалы изү яки тәңкәле түшлекләр, киң беләзекләр, олы алкалар, катлаулы баш бәйләгечләре бизәгән. Гомумән, бу борынгы кием комплексына катлы-катлы өс һәм баш киеме хас була.

Хатын-кызларның борынгы стильдәге күлмәге тоташ яки өзек буйлы, такма итәкле итеп тегелгән һәм төрле декоратив алымнар белән бизәлгән. Күлмәкнең төсендә, аны бизәү алымнарында җирле үзенчәлекләр бар.

Татар халкының оригиналь киеме — камзул. Ирләр аны өйдә кигәннәр. Күлмәк-ыштан өстеннән камзул гына киеп, җәмәгать каршына чыгуны яхшы санамаганнар. Элегрәк камзуллар (ирләрдә, хатыннарда) чабулы, ябык күкрәкле, тар утыртма якалы, өч яки биш билле һәм тезгә җитәр-җитмәс озынлыкта булган. Ирләр камзулны карарак төстәге фабрика тукымасыннан, ә хатын-кызлар ачыграк төстәге бәрхеттән, йә булмаса Урта Азиядән китергән әдрәс, бикасаб тукымасыннан тектергәннәр.

Хатын-кызлар арасында каты табанлы читекләр дә киң таралган була. Яшь хатыннар һәм буй җиткән кызлар күбрәк биек үкчәле каюлы читекләр кияргә яратканнар.