Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
23 октября 2023 07:33

Татар халык әкиятләре

Торна белән төлке Торна белән төлке дус булдылар, ди, ашка дәшештеләр, ди. Әүвәле төлке дәште ди. Тары буткасы пешерде, ди.Тары буткасын карбыз турый торган сай гына табакка состы, ди. Торнаны дәшеп килде, ди. –Аша, кунак, – дип әйтте, ди, Төлке. Торна «тук» иттереп чукый, ди, бер ярма да эләкми. Төлке...

Торна белән төлке

Торна белән төлке дус булдылар, ди, ашка дәшештеләр, ди. Әүвәле төлке дәште ди. Тары буткасы пешерде, ди.Тары буткасын карбыз турый торган сай гына табакка состы, ди. Торнаны дәшеп килде, ди.

–Аша, кунак, – дип әйтте, ди, Төлке.

Торна «тук» иттереп чукый, ди, бер ярма да эләкми. Төлке үзе ялап кына ала икән.

Шуннан торна әйтте, ди:

–Төлке дус, син сыйладың, инде мин сыйлармын. Чакыргач, барырсың, – дип әйтте, ди.

Торна пешерде, ди, сөтле чумар. Аны состы, ди, гөбегә. Килеп дәште, ди, Төлкене кунакка. Төлке китте, ди, кунакка. Ашарга утырдылар, ди. Төлкенең авызы шулпага гына җитте, чумарга җитми, ди. Торна үзе «тук» иттереп чумарын гына эләктереп ала, ди.

Шуннан әйтте, ди:

–Төлке дус, син дә сыйладың, мин дә сыйладым, бик рәхмәт, – дип әйтте, ди.

Ай белән кояш

Ай белән Кояш элек заманда гел бер җирдә генә тормакчы булганнар. Шуннан соң, бөтен кошларны җыеп, шул турыда җыелыш ясаганнар. Бөтен кошлар, боларның бер җирдә торуларына риза булып, шуңар кул куйганнар.
Болар арасында бары бер генә кош кул куймыйча калган, ди. Ул булган Ярканат. Бүтән кошлар Ярканаттан сораганнар:

Бөтен кошлар кул куйганда, нилектән син генә кул куймадың? дигәннәр.
         – Кулны мин, дигән Ярканат, шул сәбәпле куймадым: Кояш белән Ай бер җирдә генә торсалар, җил бер генә яктан исәр, агачлар кәкре булып үсәрләр, игеннәр дә Кояш төшкән җирдә генә үсәр, Кояш төшмәгән җирдә үсмәс, дигән.

Шуннан соң бүтән кошлар әйткәннәр:

Дөрес әйтә шул. Кояш төшмәгән җирдә иген үсми инде ул, дигәннәр.

Ай белән Кояшка икесенә дә бер җирдә тормаска, әйләнеп йөрергә дип карар чыгарганнар, ди. Шуннан соң Кояш әйткән Ярканатка:

Мин сине үземнең яктылыгымда йөртмәм, дигән.

Шунлыктан Ярканат көн яктысында чыгып йөри алмый икән. Аңа Ай сүз әйтмәгән, шуңа күрә ул Ай яктысында бик әйбәт йөри, ди.
Ай белән Кояшның болай әйләнеп йөрүен бөтен кош-кортлар, бөтен халыклар бик дөрес дип кабул иткәннәр, ди. Шуннан соң игеннәр дә яхшы була башлаган, ди.