Тел көрмәкләндергечләр
* Әрәмәдәге әрем әче. (ә) * Башта башлап, баскыч башына бас. (б) * Сигез сыер асраганчы, симез сыер асра. (с, з) * Кара карга кардан бара, канатларын кага-кага. (к, р, г) * Кар аттым, кар аттым, ап-ак карны каралттым. (к,р) * Чыпчык, чыпчык, чык, чыпчык, чык-чык, кошчык, очыпчык. (ч, к)...
* Әрәмәдәге әрем әче. (ә)
* Башта башлап, баскыч башына бас. (б)
* Сигез сыер асраганчы, симез сыер асра. (с, з)
* Кара карга кардан бара, канатларын кага-кага. (к, р, г)
* Кар аттым, кар аттым, ап-ак карны каралттым. (к,р)
* Чыпчык, чыпчык, чык, чыпчык, чык-чык, кошчык, очыпчык. (ч, к)
* Тукый, тукый тукыган, тугыз талны чукыган. (т, к)
* Тау башында таллыкта тукраннар тукылдый. (т)
* Такта какма, капка как! Капка какма, тотка как! (т, к)
* Таулар биек таллардан, тал бөресе балланган. (л)
* Юлга егылгаласам да, елгага егылгалаганым юк. (е, г)
* Җәйнең ямьле көннәрендә җиләк җыя Җәмилә. (җ)