Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
10 февраля 2023 11:48

Тылсымлы рәсем: аклы-каралы панда

Ихлас балалар мультимедиа мәктәбе кысаларында «Тылсымлы рәсем» проектының бишенче дәресе узды. Zoom платформасында үткәрелә торган бу дәрестә Казан, Саба, Әлмәт, Кайбыч, Балык Бистәсе, Буа, Әлки һәм Башкортостанның Кушнаренко районыннан балалар катнашты. Алар акварель буяулар һәм пумала ярдәмендә бик матур панда рәсемен ясадылар. «Акварель техникасы рәсем ясау ысулларының иң авыры булып санала,...

Ихлас балалар мультимедиа мәктәбе кысаларында «Тылсымлы рәсем» проектының бишенче дәресе узды. Zoom платформасында үткәрелә торган бу дәрестә Казан, Саба, Әлмәт, Кайбыч, Балык Бистәсе, Буа, Әлки һәм Башкортостанның Кушнаренко районыннан балалар катнашты. Алар акварель буяулар һәм пумала ярдәмендә бик матур панда рәсемен ясадылар. «Акварель техникасы рәсем ясау ысулларының иң авыры булып санала, – ди проектның алып баручысы, «Салават күпере» журналының баш рәссамы Әлфия Йосыпова. – Шулай да без нәни рәссамнарга бу ысул белән җиңел генә рәсем ясарга өйрәттек. Төсләрне бер-берсенә кушып, яңа төс тә ясадык».

«Панда – бик үзенчәлекле җәнлек. Кыргый табигатьтә ул бары тик Кытайда гына очрый. Панданың аю булуы, төсенең үзенчәлеге, көндәлек рационы, холкы һәм үз-үзен тотышы турында сөйләштек. Әлеге хайван турында татар телендә кызыклы видео да карадык, – ди проектның алып баручысы Гөлнара Хәйдәрова. – Балаларның Әлфия ападан калышмыйча ясап барулары, алар ясаган матур пандалар безне бик тә сөендерде».

Киләсе дәрестә без эз калдыру ысулы белән зәңгәр кит рәсемен ясарбыз. Безгә ак акварель кәгазе, гуашь буяулар һәм пумалалар кирәк булачак.

Һәр пәнҗешәмбе иртәнге сәгать 10 да үткәрелә торган бушлай онлайн рәсем-дәресләренә сезне дә көтеп калабыз, дуслар! Дәрескә кушылу өчен, «Салават күпере» журналының телеграм аккаунтына https://t.me/salavatkuper керегез! Киләсе очрашуларга кадәр!

Галерея