Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
09 февраля 2023 07:40

Тылсымлы рәсем: йомшак куян

  Ихлас балалар мультимедиа мәктәбе кысаларында «Тылсымлы рәсем» проектының дүртенче дәресе узды. Zoom платформасында үткәрелә торган бу дәрестә Казан, Саба, Әлмәт, Кайбыч, Балык Бистәсе, Буа, Әлки, Чүпрәле, Алабуга һәм Башкортостанның Кушнаренко районыннан балалар катнашты. Алар, гап-гади салфеткаларны кулларында әвәләп, күләмле матур ак куян ясадылар. «Кул эшен ясаганда, бармакларны куллану вак...

 

Ихлас балалар мультимедиа мәктәбе кысаларында «Тылсымлы рәсем» проектының дүртенче дәресе узды. Zoom платформасында үткәрелә торган бу дәрестә Казан, Саба, Әлмәт, Кайбыч, Балык Бистәсе, Буа, Әлки, Чүпрәле, Алабуга һәм Башкортостанның Кушнаренко районыннан балалар катнашты. Алар, гап-гади салфеткаларны кулларында әвәләп, күләмле матур ак куян ясадылар. «Кул эшен ясаганда, бармакларны куллану вак моториканы үстерергә ярдәм итә. Ә вак моторика үз чиратында акыл эшчәнлеге өчен җавап бирә», – ди проектның алып баручысы, «Салават күпере» журналының баш рәссамы Әлфия Йосыпова.

«Безнең дәресләр нәниләрне иҗат атмосферасына гына алып керми, аларны татар даирәсенә дә кертә, – ди проектның алып баручысы, «Салават күпере»нең әдәби мөхәррире Гөлнара Хәйдәрова. – Мәсәлән, бүгенге дәрестә без нәни рәссамнарга куян, аның яшәгән җире, ашаган азыгы турында сөйләдек. Кызыклы фактларга нигезләнгән видео күрсәттек. «СалаваTik»ларның «Куяннар» җырын тыңладык. Һәм болар барысы да бары тик татар телендә!»

Киләсе дәрестә балалар аклы-каралы панда рәсемен ясарлар. Аларга ак кәгазь бите, акварель буяулар һәм пумалалар кирәк булыр.

Һәр пәнҗешәмбе иртәнге сәгать 10да үткәрелә торган бушлай онлайн рәсем-дәресләренә сезне дә көтеп калабыз, дуслар! Дәрескә кушылу өчен, «Салават күпере» журналының телеграм аккаунтына https://t.me/salavatkuper керегез! Киләсе очрашуларга кадәр!

Галерея