Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
13 июля 2023 08:00

Тычкан Бөтерчәкойрык

Әкиятне сәхнәгә куючы - Хәмидуллина Равия Җәмил кызы Чуваш халык әкияте Катнашалар: Тычкан Бөтерчәкойрык Куян Төлке Бүре Аю Елга. Елга ярында Тычкан Бөтерчәкойрык утыра. Музыка. Тычкан (хыялланып). Яр буенда утырам, Төрлечә план корам. Күз күрмәгән чит җирләргә Барып кайтмакчы булам. Дулкын тавышы. Тычкан карбыз кабыгын күреп ала. Тычкан (шатланып) Менә...

Әкиятне сәхнәгә куючы - Хәмидуллина Равия Җәмил кызы

Чуваш халык әкияте

Катнашалар: Тычкан Бөтерчәкойрык

Куян

Төлке

Бүре

Аю

Елга. Елга ярында Тычкан Бөтерчәкойрык утыра. Музыка.

Тычкан (хыялланып). Яр буенда утырам,

Төрлечә план корам.

Күз күрмәгән чит җирләргә

Барып кайтмакчы булам.

Дулкын тавышы. Тычкан карбыз кабыгын күреп ала.

Тычкан (шатланып) Менә бит минем көймәм!

Хәзер җилкәннәр эләм.

Чыгып китәм сәфәргә,

Чит җирләрне күрергә.

Гудок тавышы. Музыка (талгын). Тычкан елга буйлап көймәдә бара.

Музыка. Куян керә (биеп ала).

Куян. Эхе-хей! Бөтерчәкойрык!

Кая юл тоттың?!

Тычкан. Мин киттем сәяхәткә,

Илләр, җирләр күрергә.

Нинди тәмле ризыклар

Бар икәнен белергә!

Куян. Мине дә үзең белән ал, зинһар,

Минем менә тәмле кишерем бар!

Тычкан. Ә син минем белән дус булырсыңмы?

Куян. Булам, әлбәттә!

Гудок. Музыка. Көймәдә икәү баралар.

Музыка. Төлке керә (биеп ала).

Төлке. Бөтерчәкойрык! Кая юл тоттың?

Тычкан. Мин киттем сәяхәткә,

Илләр, җирләр күрергә.

Нинди тәмле ризыклар

Бар икәнен белергә!

Төлке (ялварып). Мине дә алыгыз, зинһар,

Минем тәмле казым да бар!

Көймәдәгеләр. Ә син безнең белән дус булырсыңмы?

Төлке. Нишләп булмаска?! Булам!

Гудок. Музыка. Көймәдә өчәү баралар.

Музыка. Каранып Бүре керә. Көймәне күреп ала, яр буйлап йөгерә.

Бүре. У-у-у! Бөтерчәкойрык! Кая юл тоттың?

Тычкан. Мин киттем сәяхәткә,

Илләр, җирләр күрергә.

Нинди тәмле ризыклар

Бар икәнен белергә!

Бүре (ялварып). Үзең белән алчы, зинһар, Тычкан!

Итле хуплу-бәлешем бар пешкән!

Көймәдәгеләр. Ә син безнең белән дус булырсыңмы?

Бүре. Ә мин кемнән ким әле?!

Миндәй дуслар юк әле! У-у-у!

Гудок. Музыка. Көймәдә дүртәү баралар.

Музыка. Аю керә (биеп ала). Көймәне күреп ала.

Аю. Ох-х-ох!

Бу нинди көймә, елгадан килә?!

Дулкыннарда тирбәлә

Ә хуҗасы кем икән?

Шуны беләсе килә!

Тычкан. Мин көймәнең капитаны!

Киттек ерак сәфәргә.

Илләр, җирләр күрергә.

Нинди тәмле ризыклар

Бар икәнен белергә!

Аю. Мине дә үзегез белән алыгыз, зинһар

Балым да бар бер мичкә

Җитәр безгә бер кичкә!

Куян. Көймәбез бик кечкенә,

Сыймассың син һич менә!

Төлке. Утырырга урын да,

Юк бит сиңа, Аюкай!

Бүре (куркып) У-у-у! Харап булабыз! Батабыз!

Аю. Мин булырмын бик-бик сак,

Алыгыз инде, зинһар!

Тычкан. Кер, әйдә, көймәбезгә,

Урын җитәр һәммәбезгә!

Гудок. Музыка. Көймәдә бишәү баралар.

Күңелле музыка. Көймәдәгеләр биеп-җырлап, күңел ачып баралар.

Җыр “Тәмле”

Кишер тәмле,

Бал тәмле!

Каз тәмле,

Бәлеш тәмле!

Музыка (борчулы).

Куян. Кишер кайда?!

Төлке. Каз кайда?

Бүре. Хуплу беткән! У-у-у!

Аю. Мичкә белән бал да юк! Ох!

Бергә. Кем ашады? (тычканга күрсәтеп) Син?!

Музыка. Тычкан куркып, артка чигенә. Суга төшә. Көймә ава башлый. Барлык хайваннар куркып качалар.

Тычкан (качкан җиреннән чыга, карангалап). Ай-я-яй, ай-я яй! Мондый дуслар белән ерак китеп булмады!

Әкият башындагы музыка. Тычкан яр буенда утыра.

Автор. Әле бүген дә Тычкан Бөтерчәкойрык, чын дуслар табып, ерак илләргә сәяхәт итәргә хыялланып, яр буена көн дә чыгып утыра икән ди.

Музыка. Куян, Төлке, Бүре, Аю керәләр. Тычканга кулларын биреп, дустанә елмаеп калалар.

 

 

Казан шәһәре Авиатөзелеш районының 111нче балалар бакчасы.