Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
11 июля 2023 13:36

Төлке һәм Аю

Мордва халык әкияте   Әкиятне сәхнәгә куючы - татар теле тәрбиячесе Исхакова Гүзәл Харис кызы Ике пәрдәле күренеш Катнашалар: Төлке Аю Тиен Куян Керпе Алып баручы Биючеләр Беренче күренеш Сәхнә бизәлеше: Ике йорттан торган урман күренеше. Ерак түгел шалкан басуы. Пәрдә ачыла: Алып баручы: Хәерле көн! Сезнең игътибарыгызга 404 нче...

Мордва халык әкияте

 

Әкиятне сәхнәгә куючы - татар теле тәрбиячесе Исхакова Гүзәл Харис кызы

Ике пәрдәле күренеш

Катнашалар:

Төлке

Аю

Тиен

Куян

Керпе

Алып баручы

Биючеләр

Беренче күренеш

Сәхнә бизәлеше: Ике йорттан торган урман күренеше. Ерак түгел шалкан басуы.

Пәрдә ачыла:

Алып баручы: Хәерле көн! Сезнең игътибарыгызга 404 нче балалар бакчасы әзерләгән “Төлке белән Аю” диеп аталган Мордва халык әкитен күрсәтәсебез килә. Рәхим итеп карагыз.

Борын борын заманда яшәгән ди ике күрше - Төлке белән Аю. Беркөнне төлке күршесе аю янына килә һәм сөйли:

Төлке: Күршем, син батырда, матур да, синең көчең күп, ә минем осталыгым бар. Бергәләп басуны чәчик, ә уңыш өлгергәч, бергә җыярбыз. Тигез итеп бүлеп, базарда сатарбыз.

Аю: Ә син мине алдамыйсыңмы төлкебикә. Син бит бик хәйләкәр.

Төлке: Син нәрсә, инде Аю! Син минем турында ничек алай уйлыйаласың?. (төлке үпкәләгән була) Син үзеңә ошаган уңышның яртысын сайларсың.

Аю: Ярый мин риза, Төлке. Чәчсәк чәчик, урсак урыйк, уңышны бергә җыйк.

Алып баручы: Алар басуны сукаладылар һәм шалкан чәчтеләр. Аю арбада йөргән, сука тарткан, ташыган, бар эш аюга туры килгән. Төлке чыбык белән селтәнеп берни эшләми, аюны өйрәтеп йөргән.

Төлке: (аюга кычкырып) ялкау син Аю, берни эшләмисең, синең белән эш башлавыма инде хәзер үземдә шатланмыйм.

Аю: Их син төлкебикә (кулын селтәп китә)

Икенче күренеш

Шул ук күренешкә Ярминкә өстәлә, биючеләр ярдәмендә Җәй фасылын Көз алыштыра.

Пәрдә ачыла:

Алып баручы: Җәй узды, алтын көз килде. Аю белән Төлкенең уңышы мул булып өлгерде. Көннәрдән бер көнне Төлке аю янына килеп болай диде:

Төлке: Аюкай-батыркай безнең уңышыбыз өлгерде, әйдә бергәләп алыйк, базарга барып сатыйк. Син тамырын, әллә сабакларын аласыңмы? Үзең сайла.

Аю: (башын кашып, уйланып, Шалканнын сабакларына карап) Мин сабакларын алам, алар бик тәмле, сусыл күренәләр.

Төлке:(көлеп) Ярый Аюкай, мин риза.

Алып баручы: Менә алар уңышны бергәләп җыярга керештеләр. Җыеп бер күчкә өеп куйдылар.

Төлке: Аю абзый син әйткәнчә сабаклары синеке, ә тамыры минеке.

Алып баручы: Менә ике күрше уңышны төяделәр ярминкәгә киттеләр.

Ярминкә күренеше. (жыр, бию һ.б)

Тиен:Ярминкәгә чакырабыз,

Рәхим итеп килегез,

Тәмле сыйлар, шәп товарлар

Сезне көтә, күрегез.

Куян: Әйдәгез, җитезрәк!

Атлагыз тиз-тизрәк!

Иң шәп товар–безнеке,

Безнеке–Әкиятнеке.

Тиен: Төлке апакай, синең шалканың бик матур, зур тәмле. Мин шалканны алам.

Куян: Мин дә шалкан яратам, мин дә алам.

Аю: Минем сабакларым да бик тәмле сусыл, минекен алыгыз.

Алып баручы: Аю янына килүче булмады. Төлке үзенең шалканын тиз генә сатып бетерде, ә Аюдан сатып алучылар көлделәр һәм болай диделәр.

Куян, Керпе: Их син Аю абзый. Кем синең сабакларыңны алсын. Шалканның тамыры бик тәмле сусыл була, барысы да яратып ашыйлар, ә сабагын түгел (көләләр)

Аю:Их мин.......Төлке миңа карагында акыллырак булып чыкты.

Алып баручы: Керпе белән Куян Аюның күңелсезләнеп торганын күреп аның янына киләләр.

Керпе:Аю абзый моңсуланма әле. Син бик матур,

Тиен: Зур, көчле.

Куян: Әйдә без сиңа Мордва халкының “Чүлмәк сату” уенын өйрәтәбез. Аннан бергәләп уйныйбыз (мордва халык уенын уйныйлар) Төлке боларның уйнаганын кызыгып карап тора, түзмичә яннарына килә)

Төлке: Сез бик күңелле уйнысыз нинди уен бу? Мине дә өйрәтегез әле.

Аю: Әйдә Төлке рәхим ит. Без Мордва халкыны “Чүлмәк сату” уенын уйныйбыз. Бергә уйныйк, дус булыйк, тату яшик.

Киләсе ел уңышында бергә үстерик. Ләкин мин сиңа сынатмаска сүз бирәм.Т амырын үзем алам.

Төлке: (мыскыллап көлә) Ярар аю абзый мин риза. Киләсе елга арыш чәчәрбез.

Алып баручы: Шулай итеп ике күрше киңәштеләр. Киләсе елга Арыш чәчәргә сөйләштеләр.

Алып баручы: Аю уйлый алдатмаска, Төлке уйлый бирешмәскә.... Шушы урында әкиятебез тәмам. Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт.

Дуслык турында җыр яңгырый.

Пәрдә төшә.

Казан шәһәре Авиатөзелеш районының 404 балалар бакчасы.