Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
10 июня 2023 13:27

Төлке

Төлке – бик матур хайван. Ә аның койрыгы нинди йомшак! Йөгергәндә һәм сикергәндә, ул, руль кебек, төлкегә борылырга булыша. Ә төнлә төлке койрыгын ябынып йоклый. Әйе-әйе, син җылы юрган ябынып йоклаган кебек! Төлке койрыгының очы ак төстә. Бу матур гына түгел, бик файдалы да. Койрыкның ак очы караңгыда да күренеп тора, шуңа күрә...

Төлке – бик матур хайван. Ә аның койрыгы нинди йомшак! Йөгергәндә һәм сикергәндә, ул, руль кебек, төлкегә борылырга булыша. Ә төнлә төлке койрыгын ябынып йоклый. Әйе-әйе, син җылы юрган ябынып йоклаган кебек!

Төлке койрыгының очы ак төстә. Бу матур гына түгел, бик файдалы да. Койрыкның ак очы караңгыда да күренеп тора, шуңа күрә төлке балалары әниләреннән беркайчан да югалып калмый.

Төлке бик яхшы ишетә һәм ис сизә. Караңгыда да шәп күрә. Ул ит ярата, җиләк белән гөмбә дә ашый.

Төлкене хәйләкәр, диләр. Бу, чыннан да, шулай. Ул артыннан куган ерткыч хайваннардан һәм аучылардан бик җиңел качып котыла. Моның өчен, төрле якка чабып, эзләрен буташтыра.

Төлкеләр бер дә явыз түгел. Алар – бик кайгыртучан әти-әниләр. Әти төлке азык эзләп ауга киткәндә, әни төлке балалары янында кала.