Убырлы
Әкиятне сәхнәгә куючы - татар (ана) теле тәрбиячесе Хәсәнова Г.К. Музыкаль бизәлеш - Манжелиевская О.Н. Капка төбендә эскәмия, койма артында каен үсеп утыра. Эскәмиядә әби җыр көйләп, табак белән ярма чистартып утыра. Безнең авыл - зур авыл Килә кыйбладан...
Әкиятне сәхнәгә куючы - татар (ана) теле тәрбиячесе Хәсәнова Г.К.
Музыкаль бизәлеш - Манжелиевская О.Н.
Капка төбендә эскәмия, койма артында каен үсеп утыра.
Эскәмиядә әби җыр көйләп, табак белән ярма чистартып утыра.
Безнең авыл - зур авыл
Килә кыйбладан давыл
Бәлки рәхәт көннәр булыр
Хәзергесе бик авыр...
Аркасына ишеп салган бау аскан бабай кайта. Әби аны каршы ала.
Бабай – Тагын көнем эштә үтте
Таңны кичкә ялгадым.
Арып-талып өйгә кайттым
Ачуланма, әнкәсе.
Капчыгым тагын буш кайтты
Ни хәлләр эшләтәсе.
(буш капчыгын күрсәтә, әби аны юатып, өйгә чакыра)
Әби –
Бары – бергә, югы – уртак
Хафаланма, әткәсе.
Без бит әле исән-саулар...
Кирәк шөкер итәсе.
Көйләнер әле тормышлар,
Түзик инде әз генә
Егет кайта. Күңелсез. Кулында балтасы.
Бабай –
Нәрсә, улым, бай хуҗалар
Түләдеме эшеңә?
Егет-
Кешегә караган кебек
Алмыйлар шул безгә...
Рөхсәт булса, әти, әни,
Мин китәр идем ерак.
Җибәрегез, барыйм әле
Бәхет эзләп, ил буйлап.
Әби –
Ничек инде, ул-бу булса,
Сине кайдан эзләрбез?
Тукта, әнкәсе, малай хаклы. (улына)
Без ничек тә түзәрбез.
Койма артыннан боларны ишетеп торган кыз, чыгып абыйсын кочаклап ала.
Егет – Кызның чәч тасмасын алып каен ботагына бәйләп куя.
Хәвеф-хәтәр килсә миңа
Шул тасмадан яшь тамар.
Сеңлем, минем кайдалыкны
Шул тасма аша табар.
( музыка. Әби-бабай, кызлары, егетне юлга җыялар, сумка тоттыралар. Китәр алдыннан, гадәт буенча эскәмиягә утыралар, егет китә, озатып калалар. )
Кыз –
Абыем китте еракларга
Хәбәре юк, хаты юк.
Раббым аны сау-сәламәт
Йөретсен иде берүк...
Шулчак каен ботагына бәйләнгән тасманың очыннан яшь тамчысы тамганын күрә.
Кыз –
Әткәй, әнкәй! Ак тасмадан
яшь тама, карагыз.
Мөгаен бәлага тарган
Сезнең олы балагыз.
Тиз арада юлга чыгыйм.
Абыем мине көтә.
Каенга бәйләгән тасма
Миңа шулай хәбәр итә.
(музыка, әби-бабай кызны юлга җыялар. Кулына янчык бирәләр. )
Убырлы: - Бик олы юлга чыккансың. Ярдәмем тими калмас, ал мине үзең белән!
Кыз: Әйдә, әби, әйдә!
(музыка. Убырлы белән кыз килеп керәләр. Убырлы бөтен әйберләрен кызга тоттырган. Өзгәләнеп кош сайраган (кычкырган) тавыш ишетелә. Кыз өскә карый, шул вакыт, агачтан егылып төшкән кош баласын күрә)
Кыз –
Егылып төшкән бу кошчык.
Өзгәләнә әнкәсе.
Әйдә, кошчык, сиңа бит
Очарга өйрәнәсе.
Убырлы – (Аның артыннан карап “җүләр” диеп күрсәтеп, киерелеп исни)
Ай...Арыдым. Туктале!
Куй минем әйберләрне.
Әнә, төнбоеклы күл.
Коенып-юынып кил.
Кыз - (Сәхнә артындагы күлне барып карап)
Әйе шул, бик матур күл.
Көзге кебек сулары.
Шундый матур бу күлдә
Су кермичә буламы?
(Күл ягына таба чыгып китә. Убырлы чыгып карап керә дә бии-бии җырлый башлый.)
Убырлы –
Күптән очраткан юк иде
Мондый җүләр адәмне.
Кызның бу җүләрлегеннән
Файдаланмый каламмы...
Салган киемнәрен киям,
Минекен ул кисен әле.
Абыйсы мине танымасын,
Ул диеп белсен әле... Ух...
(кулларын уып, шатланып чыгып китә)
Килеп җиттеңме,туганым!
Сине мин озак көттем
Саклачы минем игенне
Шушы әрсез кошлардан!
Убырлыга карап сеңелесенә:
Бу җен карчыгын
Нигә иптәш иттең син?
Убырлыга:
Барып елга буена
Битеңне юып кил син!!!
Егетнең ишек алды. Кыз булып киенгән убырлы йоклап ята. Егет кайта, ачулы!
Егет –
Ай... Сеңелем... Йоклыйсың...
Ә мин сиңа ышандым.
Кошлар игенгә төшкән.
Бетергән ашлыкларны.
Кыз - (убырлы) тора, киерелә
Ут чыккандай кычкырма,
Ах Алла... Харап икән...
“Нәрсә булган” дип торам...
(мыскыллап)
Игененә кош төшкән.
(Су буеннан көянтә-чиләк белән су күтәргән Убырлы (кыз) кайтып керә.)
Убырлы (кыз) –
Кая абый, кайгырма,
Үзем сиңа булышам.
Игеннәреңне саклыйм,
Кошларыңны куышам.
Егет – (Сеңлесе булып киенгән убырлыга)
Әйдә, сеңлем, самовар куй.
Чәй табыннары көйлә.
(Кереп китәләр. Кош сайраган тавыш ишетелә. Кыз өскә карый.)
Убырлы (кыз) –
Әй кошчыгым, булыш зинһар
Әйт, кошлар - дусларыңа.
Абыемның игененә
Алардан кагылдырма.
Кошчык тавышы –
Изгелегеңә – изгелек
Син чибәр кыз кайгырма
Бар да син дигәнчә булыр,
Игенгә кагылдырмам.
Убырлы (кыз) җырлый
(Аның җырлаганын ишетеп егет өйдән чыга, аның артыннан кыз киемендәге убыр чыгып качып китмәкче, егет аны тотып кала.)
Ни хәл итим, үз абыем
Хәзер мине танымый.
Убырның сихер киемен
Берничек салып булмый.
Егет кыз киемендәге убырга:
Минем сеңлем эш сөючән!
Синдәй ялкау булалмый.
Усал җанны бары матур
Киемнәр каплый алмый.
(Убырлы киемендәге сеңлесенә)
Ай сеңелем, бу убырны
Нишләтим, әйт, нишләтим?
кыз киемендәге убыр -
Кичерегез, бу дөньяда,
Мин бер ялгыз, шыр ятим.
Кыз килеп убырлыны юата, абыйсына
Әйдә абый, алып кайтыйк.
Яшәмәсен ялгызы.
Ул да эшләр. Әйбәтләнер.
Булыр бер авыл кызы.
Безнең авылның кызлары
Эшчән, шаян, матурлар...
Убырны да изгелеккә,
Яхшыга өйрәтерләр.
Алар китә. Музыка. Әкиятче.
Шулай итеп, мул ашлыклар, маллар, байлыклар төяп абыйсы сеңлесен авылга озата. Убырлы да алар белән авылга кайта. Әби бабай аларны бик шатланып каршылыйлар.
Капка төбендә эскәмия. Койма артында каен үсеп утыра. Эскәмиядә әби җыр көйләп, табак белән ярма чистартып утыра. Бабай чыбыркы үрә.
Кыз –
Әткәй-әнкәй, бәлеш пеште,
Чәй кайнады, керегез.
Әби –
Бәрәкалла... Уңган кызлар
Берегездән берегез.
Убыр –
Рәхмәт сезгә, мине шулай
Үзегезгә алганга.
Һич урын юк, яманлыкка,
Усаллыкка, ялганга.
Бабай –
Яманга урын калмый ул.
Хезмәт белән яшәсәң.
Бер-береңә ачу тотып
Усал сүзләр дәшмәсәң.
Бергә –
Җилгә каршы төкерсәң
Кире кайтыр йөзеңә.
Яхшы кылсаң – үзеңә,
Яман кылсаң – үзеңә!
Казан шəhәре Яңа Савин районының
«Татар телендə тəрбия həм белем бирүче
346 нчы катнаш төрдəге балалар бакчасы»