Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
23 июня 2023 06:37

Удмуртлар

Бүген без Россиянең иң җирән чәчле халкында кунакта. «Милли сәяхәт»ебездә чираттагы тукталыш – фин-угор төркеменә керүче милләт – удмуртлар. Россиядә яшәүче удмуртларның күп өлеше Удмуртиядә көн күрә. МИЛЛИ БӘЙРӘМ. Удмурт халкының төп бәйрәме – Гырон Быдтон. Ул Сабантуйны хәтерләтә. Гырон Быдтон язгы кыр эшләре төгәлләнгәч уздырыла. Удмурт халкы ышануынча, җәй...

Бүген без Россиянең иң җирән чәчле халкында кунакта. «Милли сәяхәт»ебездә чираттагы тукталыш – фин-угор төркеменә керүче милләт – удмуртлар. Россиядә яшәүче удмуртларның күп өлеше Удмуртиядә көн күрә.

МИЛЛИ БӘЙРӘМ.

Удмурт халкының төп бәйрәме – Гырон Быдтон. Ул Сабантуйны хәтерләтә. Гырон Быдтон язгы кыр эшләре төгәлләнгәч уздырыла. Удмурт халкы ышануынча, җәй башыннан Питрауга, ягъни 12 июльгә кадәр җиргә көрәк тыгарга, үләннәр, чәчәкләр өзәргә ярамый. Югыйсә, җирне яраларга, ризыксыз калырга мөмкин. Гырон Быдтон бәйрәме мул уңыш теләп дога кылудан башлана. Соңыннан килгән кунакларны ботка белән сыйлыйлар.

МИЛЛИ РИЗЫКЛАР.

Пәрәпәч, пилмән, тары боткасы белән кыстыбый, шәңгә,зырет.

Ижау

Әлеге республиканың башкаласы – Ижау шәһәре. Бу кала күпмилләтле. Анда барлыгы йөздән артык милләт вәкиле яши. Ижау – Россиянең корал башкаласы дияргә дә була. Биредә коралны 19 нчы гасырда җитештерә башлыйлар. Бөек Ватан сугышы елларында Ижау фронтны корал белән тәэмин итеп тора. Сугыштан соң бу шәһәрдә бөтен дөньяга танылган «Калашников» автоматлары җитештерелә. Сүз уңаеннан, Ижауда Михаил Калашников исемендәге музей-күргәзмә комплексы бар. Бу шәһәргә барсагыз, әлеге музейны күрми китмәгез.

Удмуртия башкаласының тагын бер данлыклы урыны – зоопарк. Ул 16 гектар мәйданны били. Биредә хайваннарның 200 дән артык төре яши. Бу – Идел буендагы иң зур һәм бай зоопарк. Ә менә Ижау буасы бөтен Көнчыгыш Европада иң зур ясалма сулык булып исәпләнә. Менә шундый иң-иңнәр каласы ул Ижау!