Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
21 июня 2023 08:27

Чия

Бу – чия. Күпләр аны җиләк дип уйласа да, чия – чып-чын җимеш. Ул чия агачында үсә. Чиянең сары, ал, кызыл, куе кызыл төстәге төрләре билгеле. Тәме дә әчкелтемнән баллыга кадәр төрләнә. Чия кешеләргә ике мең ярым ел элек үк таныш булган. Башта ул кыргый табигатьтә үскән, ә 7 гасырда...

Бу – чия. Күпләр аны җиләк дип уйласа да, чия – чып-чын җимеш. Ул чия агачында үсә. Чиянең сары, ал, кызыл, куе кызыл төстәге төрләре билгеле. Тәме дә әчкелтемнән баллыга кадәр төрләнә.

Чия кешеләргә ике мең ярым ел элек үк таныш булган. Башта ул кыргый табигатьтә үскән, ә 7 гасырда аны бакчаларда үстерә башлаганнар.  

Чия – файдалы витаминнар чыганагы. Ул канны чистарта, организмны зарарлы матдәләрдән арындыра, йөрәкне ныгыта. Салкын тигәндә, тизрәк терелергә булыша, югары тән температурасын төшерергә ярдәм итә. Организмның авыруларга каршы тору сәләтен үстерә. Ә менә ашказаннары авыру кешеләргә чияне саклык белән генә ашарга кирәк. Чия суы тешләрнең эмален нечкәртергә мөмкин. Шуңа күрә, чия ашагач, авызыңны чайкатып алырга онытма!

Ә хәзер кызыклы факт! Япониядә гаҗәеп матур сакура агачлары үсә. Алар да чия агачлары икән бит! Тик алар җимеш бирми, ә озак вакыт чәчәкләре белән куандырып тора.