Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
10 июля 2023 12:33

Шалкан

Әкиятне сәхнәгә куючы - Шафикова Рузалина Данис кызы, Сафиуллина Зөмәрә Тәлгать кызы   Пәрдә ачыла. Җыр башкарыла Җыр “Әкият” Дуслар белән бергәләп Әкияткә барабыз. Андагы хәлләрне күреп Бергә күңел ачабыз Кушымта: Әкият, әкият! Безне чакыра һәрчак Син дә әкиятне ярат Ансыз булмый балачак. Алып баручы: Монда яши әкият Әкияттә зур хикмәт Яхшылык...

Әкиятне сәхнәгә куючы - Шафикова Рузалина Данис кызы, Сафиуллина Зөмәрә Тәлгать кызы

 

Пәрдә ачыла. Җыр башкарыла

Җыр “Әкият”

Дуслар белән бергәләп

Әкияткә барабыз.

Андагы хәлләрне күреп

Бергә күңел ачабыз

Кушымта: Әкият, әкият!

Безне чакыра һәрчак

Син дә әкиятне ярат

Ансыз булмый балачак.

Алып баручы: Монда яши әкият

Әкияттә зур хикмәт

Яхшылык монда җиңә

Начарлыктан ул көлә.

Алып баручы: Менә өй

Менә бакча

Кемнәрдер монда яши

Әйдәгез карап китик.

1 күренеш: Әби-бабай чыга, бергәләп чәй эчәләр.

Әби: Мин әби,

ә бу бабай

Яшибез менә шулай

Бакчада безгә рәхәт

Саф һава, кояш әйбәт.

Бабай: Әйе рәхәт, һәр көнебез

Кайгы хәсрәт күрмибез

Чәй эчәбез гөрләшеп

Узганнарны сөйләшеп.

2 күренеш:әтәч кычкыра

Җырлый-җырлый тычкан чыга

Тычкан: Кояш елмаеп көлә

Яз киләсен белдерә

Мин дә аңа елмаям

Исәнме кояш диям. (3тапкыр)

Мин күп юлларны уздым

Тик ашарга тапмадым

Инде белмим нишләргә

Ашыйсым килә минем (3 тапкыр)

3 күренеш: эт белән песи чыга

Песи: Ах син, тычкан карак

Нәрсә торасың карап

Эт: Син нәрсә эзлисең

Нишләп монда йөрисең?

Тычкан: Пи-пи-пи-пи-пи

Исәнмесез, дусларым

Озак булды юлларым

Миңа сез тимәгез

Бераз ярдәм итегез

Тамагым ач белегез

Миңа ипи бирегез

Авыр чакларда сезгә

Булышыр идем мин дә.

Песи: Синнән нинди файда

Бар кит, торма юлда

Эт: Бездә ипи юк,

тычкан йөрмә син бакча таптап

Чыкмасаң капкын куям.

4 күренеш песи, эт, тычкан китә. Әби-бабай чыга.

Бабай: Сиңа әйтәм, кара әле

Бакчага керик әле

Кулга алыйк көрәк

Шалкан чәчәргә кирәк.

Әби-бабай шалкан утырта.

Бабай: Шалкан үссен зур булып

Сары һәм баллы булып.

Әби : Аннан ботка ясарбыз

Тәмле итеп ашарбыз

Бабушка и дедушка уходят.

5 күренеш: алып баручылар чыга

Алып баручы: Кояш нурларын сибә

Яңгырлар явып китә.

Алып баручы: Бакчадагы һәр нәрсә

Көн үсәсен, төн үсә.

6 күренеш “Йолдызлар биюе”

Бию ахырында шалкан чыгып утыра.

7 күренеш:

Алып баручы: Көн артыннан көн үтте,

Алтын көз килеп җитте.

Алып баручы: Бакчага сез карагыз

Зур үскән шалканыбыз ( показывает репку).

8 күренеш: Әби-бабай чыга

Әби : Яшелчәләр күп булды

Инде кәрзиннәр тулды.

Бабай: Ай – яй шалканны син күр әле

Шундый исең китмәле.

Әби : Шалканны да без алыйк

Бергәләп тартып карыйк.

9 күренеш: Әби-бабай шалкан тарта.

Әби белән бабай: Тартыйк әле бергә – бергә   

Бер – ике – өч,            

Ай – яй юк көч.

Бабай: Оныгыбыз бит Казанда

Чакырыйк аны монда.

Әби оныкка шалтырата.

Әби:Алло,кызым,исәнме!                                                                                                        

Хәлләр ничек, әйбәтме?

Дуслар белән бергә

Килегез тизрәк безгә.

Онык дуслары белән җырлый-җырлый чыга.

Җыр «Уңыш»

Кәрзиннәрне алабыз

Бакчага без барабыз

Уңышны җыябыз

Кәрзингә салабыз.

Кушымта:

Әйе җыябыз

Кәрзиннәргә салабыз.

Бакчада үсә шалкан

Нинди матур бу шалкан

Тартып алырга кирәк

Мондый шалкан бик сирәк

Кушымта:

Әйе бик кирәк

Мондый шалкан бик сирәк.

Онык: Мин биергә яратам

Җырларга да яратам

Дуслар белән бергә

Дескотекада көндә

Әби–бабай сәлам

Вакытым минем әрәм

Шалканны тизрәк тартыйк

Аннан Казанга кайтыйк.

Бергәләп шалкан тарталар.

Бер – ике – өч,

Ай – яй юк көч.

Бабай: Әй балалар күрегез

Көчегез юк, белегез

Дискотекада көндә

Йөрмәскә иде сезгә

Көчле буласың килсә

Зарядка яса көндә

Эшләрең һәрчак уңар

Тәнең сәламәт булыр

Әйдәгез бергә басып

Зарядка ясап алыйк.

Бию “ЗАРЯДКА”

Әй нәниләр, нәниләр

Ардык без дип әйтмиләр

Аякларын күтәреп

Матур итеп бииләр

Бер, ике, өч

Егылмыйча син атла

Хәзер барабыз артка

1, 2, 3, 4,

Егылмыйча син атла.

Эт чыга

Эт: Хау, хау, хау

Мин һәрчак уяу

Бу нинди тавыш

Әллә уйныйсыз куыш.

Бабай: Эш беткәч уйнарбыз

хәзер шалкан тартабыз

Әйдә акбай синдә тарт

Торма бер читтә карап.

Бергәләп шалканны тарталар.

Барысы бергә: Тартыйк әле бергә–бергә

Бер – ике – өч,

Ай – яй юк көч.

Эт: Мияу дускай кил әле

Әйдә йоклап ятма әле

Мондый шалкан бик сирәк

Тартып алырга кирәк.

Выходит кошка

Песи: Мияу–мияу,

йокларга мин яратам

Тәмле аш көтеп ятам

Коймак, сөт миңа кирәк

Бирегез инде миңа тизрәк.

Эт: Эшләп ашарга кирәк

Тартыйк әле бергә

Бер – ике – өч,

Ай – яй юк көч.

Шалкан: Мин шалкан зур үстем

Ай үсәсен, төн үстем

Мине тартып алырга

Сезнең көчегез юкла

Бабай: Бу нинди серле шалкан

Әллә кирәкме аркан

Инде безгә нишләргә

Белмим кемне дәшәргә.

Эт: Әйдә тычканны дәшик

Аннан гафу үтеник.

Песи: Тычкан–тычкан, кил әле

Гафу ит безне тычкан.

Тычкан: Пи – пи – пи – пи

Мин сезне гафу итәм

Бергәләп тарталар.

Тартабыз бергә – бергә

Бер – ике – өч,

Бездә көч, шалкан чыга. (тартып чыгаралар)

Шалкан: Мине шулай үстереп,

Дөньяга таныттыгыз

Бергә тартып чыгарып

Дуслыкны ныгыттыгыз

Алып баручы: Әкиятне карадык,

Күп нәрсәне аңладык.

Алып аручы: Дуслар булганда гына

Яшәүләр алга бара.

Җыр “Дуслык” башкарыла

Барысы бергә: Дуслар чын булса

Бердә югалмый

Бер дә таралмый

Булса якын дус

Кайгыда ташламас

артыгын сорамас

Шундый булса

Чып–чын була тугры дус.

Җырны башкаргач, баш ияләр.

 

Казан шәһәре Авиатөзелеш районының 72 нче балалар бакчасы.