Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
14 августа 2023 08:52

Шәүкәт Галиев шигырьләре

Әбиләрдә кунакта Коймагы да коймагы, Агып тора каймагы! Табада пешеп тора, Табынга төшеп тора. Кайнар! — ланкул тотма, Тәмле! — телеңне йотма. Син телең йотсаң, Нәбирә, Кем рәхмәт әйтер әбигә?! Җирдә миңа ни кирәк? Җирдә миңа ни кирәк? Әти дә әни кирәк! Җирдә миңа ни кирәк? Без яшәгән өй кирәк!...

Әбиләрдә кунакта

Коймагы да коймагы,

Агып тора каймагы!

Табада пешеп тора,

Табынга төшеп тора.

Кайнар! —

ланкул тотма,

Тәмле! —

телеңне йотма.

Син телең йотсаң, Нәбирә,

Кем рәхмәт әйтер әбигә?!

Җирдә миңа ни кирәк?

Җирдә миңа ни кирәк?

Әти дә әни кирәк!

Җирдә миңа ни кирәк?

Без яшәгән өй кирәк!

Әти дә әни кирәк!

Без яшәгән өй кирәк!

Җирдә миңа ни кирәк?

Әллүкиле көй кирәк!

Җирдә миңа ни кирәк?

Тукай туган тел кирәк!

Әллүкиле көй кирәк!

Тукай туган тел кирәк!

Җирдә миңа ни кирәк?

Туган-үскән ил кирәк!

Җирдә миңа ни кирәк?

Мәңге имин Җир кирәк!

Туган-үскән ил кирәк!

Мәңге имин Җир кирәк!

Шәүкәт Галиев