Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
16 июня 2023 07:56

Энә карагы

Энә карагы – табигатьтәге иң матур бөҗәкләрнең берсе. Аны кояшлы көндә су өстендә күреп була.Энә карагы төрле төстә:  зәңгәр, яшел, кызыл төсләрдә була. Энә карагының ятьмәсыман дүрт канаты аңа тиз очарга ярдәм итә, ә озынча рульсыман тәне аңа очу юнәлешен билгеләргә мөмкинлек бирә. Энә карагы – бик тиз оча торган бөҗәк. Аның очу тизлеге – сәгатенә 96–144 километрга җитә!  Энә...

Энә карагы – табигатьтәге иң матур бөҗәкләрнең берсе. Аны кояшлы көндә су өстендә күреп була.Энә карагы төрле төстә:  зәңгәр, яшел, кызыл төсләрдә була.

Энә карагының ятьмәсыман дүрт канаты аңа тиз очарга ярдәм итә, ә озынча рульсыман тәне аңа очу юнәлешен билгеләргә мөмкинлек бирә.

Энә карагы – бик тиз оча торган бөҗәк. Аның очу тизлеге – сәгатенә 96–144 километрга җитә! 

Энә карагының зур күзләре бик үзенчәлекле. Алар 28 мең вак күздән торалар. Энә карагы – шәп аучы. Ул һәрвакыт нәрсәдер аулап ашап тора. Гадәттә вак бөҗәкләр: черки, коңгыз, чебен, вак күбәләкләр белән туклана. Бер сәгать эчендә энә карагы 40 чебен ашап бетерә ала.

Энә караклары җәй буе очалар, ә көз көне йокыга талалар. Бу бөҗәкләр һава торышын алдан хәбәр итәргә сәләтле. Һава торышы бозылмаса, алар үзләрен гадәттәгечә тоталар, бозылса, өер-өер булып берләшеп, канатларын җилфердәтеп, төрле тавышлар чыгаралар.

Энә карагының кортлары бик күп ашаулары белән аерылып тора. Алар маймыч, чукмарбаш, вак коңгызларны чыгып торган аскы иреннәре ярдәмендә тотып ашыйлар. Бер тәүлек эчендә энә карагы корты 50 маймыч ашап бетерә ала. Бераздан корт курчакка әверелә һәманың эченнән зур күзле матур энә карагы чыга. Ике сәгатьтән ул инде оча ала.

Кайбер энә караклары, күчмә кошлар кебек үк, көз көне җылы якларга китә. Мәсәлән, җирән төстәге бер энә карагы алты – җиде мең километр ара очып үтәргә сәләтле.

Оча торган башка бөҗәкләрдән һәм кошлардан аермалы буларак, энә караклары теләсә нинди юнәлештә оча ала. Алар алга да, артка да, уңга һәм сулга да хәрәкәт итәргә мөмкин.

Энә каракларын Антарктидадан кала барлык материкларда очратырга мөмкин. Бүгенге көндә бу бөҗәкләрнең 6 мең ярым төре билгеле.