Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
19 июня 2023 10:44

Ятим төлке

Әкиятне сәхнәгә куючы татар теле тәрбиячеләре: Алсу Габдулла кызы Мансурова, Дилия Кәбир кызы Яхина.   (Башкорт әкияте) Аю: Ууу. Менә яз да килеп җитте! Уянырга вакыт! -         О, куян дус, син исәнме? Куян: Исән аю дус! Аю: Ничек кышны уздырдың? Куян: Бик авыр булды, төлкедән качып йөрдем! Бүре: Ох, ашыйсы килә, ябыгып...

Әкиятне сәхнәгә куючы татар теле тәрбиячеләре: Алсу Габдулла кызы Мансурова, Дилия Кәбир кызы Яхина.

 

(Башкорт әкияте)

Аю: Ууу. Менә яз да килеп җитте! Уянырга вакыт!

-         О, куян дус, син исәнме?

Куян: Исән аю дус!

Аю: Ничек кышны уздырдың?

Куян: Бик авыр булды, төлкедән качып йөрдем!

Бүре: Ох, ашыйсы килә, ябыгып беттем!

Әтәч: Ку-ка-ре-ку! Булышыгыз, булышыгыз!

Аю: Тукта әтәч, нәрсә булды?

Әтәч: Абау, мин кайда?

Аю: Кайда, кайда урманда инде!

Куян: Син урманга ничек килеп җиттең?

Әтәч: Хуҗа миннән аш пешерәм диде. Уф көчкә очып киттем!!!

Бүре: Әйдә безнең белән яшә, безгә дә кыш көне авыр булды!

Бергә: Әйе, әйе бик авыр, салкын кыш!

Әтәч: Әйдәгез бергә яшибез, үзебезгә йорт төзибез, бергә җинелрәк булыр!

Куян: Дөрес әйтәсең!

Бергә: Вакытны әрәм итмик, әйдә өй төзи башлыйк!!!

Өй төзи башлыйлар (башкорт көе)

Бергә: Вакытны әрәм итмик, әйдә өй төзи башлыйк!!!

Аю: Уф, булдырдык!

Куян: Матур өй булды! Шәп!

Әтәч: Иптәшләр!!! Чәй эчәргә вакыт!!!

Чәй эчәләр.

Бүре: Ой, чәй тәмле, ә сөт булсаааа!!!

Әтәч: Әйдәгез сыер сатып алабыз?

Куян: Сыер?

Әтәч: Яхшы башың эшли!!! Сыер – ул сөт!

Бүре: Сыер – ит!

Аю: Сыер ул май!

Куян: Ох, яшәрбез!!!

Әтәч: Идея, иптәшләр!!!Сөттән май ясыйбыз да. Кыш көне тәмләп ашыйбыз!!!

Бергә: ӘЙЕ!!!

Әтәч: Куян, син өйдә каласың, чәй куеп безне көтәсең, ә без киттек базарга!

Барысы да китәләр, ә куян идән себереп бии.

Сыер алып кайталар!

Әтәч: Менә безнең сыерыбыз да бар.

Исем бирергә кирәк.

Әтәч: Бүре син сыерны көтүгә илтәсең!

Куян син сыерны савасың, ә

Син аю сөтне майга әйләндерәсең!

Әтәч: Ә, мин, иптәшләр, тикшереп торырмын!!!

Аю утын яра, куян сыер сава, бүре сыерга су бирә,

Сөтне салалар казанга, бергә болгаталар һәм май килеп чыга.

Аю: Охо, күпме май булды, ой, тәмле!

Куян: Ашап карарга ярыймы?

Әтәч: Юк, син нәрсә?(куянны тәпиенә суга)

Иптәшләр, кыш җиткәч ашап карарбыз!!! Сорамагыз да, беркем дә кагылмый!!!

Аю: Әлбәттә, тәртип кирәк!

Казанны сарайга алып китәләр.

Ишеккә шакыйлар.

Әтәч: Кем йөри инде бу вакытта?

Куян, бар әле тиз генә карап кил!

Төлке: Хәерле кич, исәнмесез дуслар!

Мин төлке. Ятим төлке, минем барыр җирем дә юк..... менә чүлмәк, ул да буш һәм тишек, зинһар өчен мине үзегезгә алыгыз!!!

Бүре: Әйе төлке, бер үзеңә яшәргә авыр!

Әтәч: Ярар, безнең белән яшә.

Билгеле иптәшләр, коллектив зур көч!!!

(һәрбер герой үз эше белән шөгыльләнә, төлке чәй ясаган вакытта әтәчне май алып киткәнен күреп ала)

Төлке: Аха, кызык хәл, әтәч майны сарайда саклый икән, мин май яратам, май ашыйсы киләәә, нишләргә микән, әәә уйлап таптым!!!

Аю: Төлке, ник басып торасың, мә себерке

Төлке себерә һәм кычкырып:

Төлке : Ятим төлке өйдәме?

Бергә: Өйдә!!!

Төлке: Төлкегә әйтегез әле, аны керпе кунакка чакыра.

Аю: Төлке, сине кунакка керпе чакыра.

Төлке: Яхшы, барып кайтырга кирәк!

(ә, үзе шул вакытта май ашый, ашап туйгач кайта)

Аю: Кар ява,

кыш җитте, май ашарга вакыт.

Куян: Әйе, вакыт, вакыт!

Әтәч: Менә хәзер вакыт, ИПТӘШЛӘР!!!

Әйдә, төлке, тиз генә майны алып кил...

Төлке: Мин...

Бергә: Син, син төлке...

Төлке китә сарайга һәм кычкырып буш казанны алып чыга.

Төлке: Май юк, казан буш...

Бергә: Ничек юк, кая май, коточкыч хәл....

Төлке: Бик кызганыч!

Әтәч: Бик кызык хәл бу, Иптәшләр!!!

Төлке: Тынычланыгыз, тынычланыгыз!!!

Йокларга ятырга кирәк, иртән белән барысын да белербез!

Хайваннар йокларга яталар, ә төлке йоклый алмый, уйланып ята.

Төлке: Нәрсә эшләдем мин?

Алар бит миңа яхшылык эшләделәр, майны кире кайтарырга кирәк!!!

Төлке май артыннан китә дә, ә әтәч күзәтеп тора.

Әтәч: Кикрикук, таптым, таптым, карак төлке!!!

Барыса да уяналар һәм кычкыралар:

Куян: Ах, төлке карак

Аю: ай, яй төлке безнен майны урлаган

Бүре: Ялганчы төлке, уууу

Әтәч: Эләктердем каракны, иптәшләр!!!

Төлке: Гафу итегез, мине дусларым....

 

 

 

Казан шәhәре Яңа-Савин районы “Катнаш

төркемле 380 нче номерлы балалар бакчасы”