Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
15 июня 2023 11:58

Яхшылык дәвалый

Әкиятне сәхнәгә куючы  татар теле тәрбиячесе - Сәгъдиева Лилия Рәшит кызы. (Мари халык әкияте)   Мари өе күренеше. (сул яктан) Урман (уртада) Базар (уң яктан). Рольләр: 1.Автор                2.Сапа (әни)                3. Юшка (улы)                4. Күрше                5. Урыс                6. Чуваш                7. Башкорт                8. Татар                9. Аю...

Әкиятне сәхнәгә куючы  татар теле тәрбиячесе - Сәгъдиева Лилия Рәшит кызы.

(Мари халык әкияте)

 

Мари өе күренеше. (сул яктан)

Урман (уртада)

Базар (уң яктан).

Рольләр: 1.Автор

               2.Сапа (әни)

               3. Юшка (улы)

               4. Күрше

               5. Урыс

               6. Чуваш

               7. Башкорт

               8. Татар

               9. Аю

               10.Төлке

               11.Куян

               12. Ат

Автор: Бер мари авылында Сапа исемле хатын яшәгән. Аның Юшка исемле малае булган. Ләкин баласының куллары бик авырткан. Юшканың куллары кайры белән капланган.

Юшка: Әнием, минем кулларым бик авырта.

Сапа: Әй, балам! Түз инде, тиздән кулларыңны дәваларбыз.

Күрше: Исәнме, күршекәй! Хәлләрегез ничек?

Сапа: Исәнме, күрше! Хәлләребез начар әле. Улымның куллары бик авырта. Нишләргә икән?! Ничек дәваларга?

Күрше: Елама, Сапа, күрше. Юшканың кулларын май, бал һәм дару үләннәре белән дәвалап була. Шулай эшләп кара әле.

Сапа: Рәхмәт, күрше. Син әйткәнчә дәвалап карарбыз.

Әйдә, чәй эчәбез.

Күрше: Рәхмәт, күрше! Юк, вакытым юк, киттем. Кәҗә савасым бар. Сау бул, күрше!

Сапа: Сау бул, күрше! Тагын кунакка кер.

Сапа: Улым!

Юшка: Нәрсә, әни?

Сапа: Улым, бар әле базарга. Май, бал һәм дару үләннәре алып кайт әле. Шулар белән кулларыңны дәвалап карарбыз.

Юшка: Ярар, әнием! Хәзер барам. Атны җигәм дә китәм.

Ат: Әйдә киттек хуҗа!

Базарга ат белән бара. Базар күренеше.

Урыс: Шундый зур безнең базар.

Чуваш: Шундый бай безнең базар!

Татар: Тәмле сыйлар, шәп товарлар

              Сезне көтә күрегез!

Башкорт: Ярминкәгә чакырабыз,

Барысы бергә: Рәхим итеп килегез!

Юшка: Ә син нәрсә сатасың?

Урыс: Әйдә, җитезрәк!

           Атла, тизрәк!

           Затлы әйберләр сатам,

           Кәрзинем яхшы, бар чабатам.

           Иң шәп товар минеке.

           Җитеш тизрәк!

Юшка кәрзин сатып ала.

Юшка: Ә син нәрсә сатасың?

Татар: Ни кирәк, шул бар!

             Җаның теләгәнне сайлап ал!

             Баллы чәкчәк, сандык

             Читек һәм йомры икмәк.

             Дустым, сатып ал әйдә тизрәк!

Юшка ипи сатып ала.

Башкорт: Телеңне йотарлык бавырсак һәм бал!

                   Ашык тизрәк, әйдә сатып ал!

Юшка бал сатып ала.

Чуваш: Кулларыңа ни булды ай-яй?

               Булыша диләр май!

               Май һәм дару үләннәре сатам

               Ашык тизрәк, дустым!

               Барысы да бар бездә

               Тәкъдим итәм сезгә!

Юшка май, дару үләннәре сатып ала.

Юшка: Әни әйткән әйбеләрне сатып алдым. Хәзер өйгә кайтсам да була.

Ат: Әйдә киттек хуҗа!

Юлында Аю очрый.

Аю: Исәнме, Юшка!

Юшка: Исәнме, аю!

Аю: Син, болай каян кайтып барасың?

Юшка: Мин базардан кайтып барам. Минем кулларым авырта. Кулларымны дәваларга дип бал, май һәм дару үләннәре сатып алдым.

Аю: Минем дә балаларым авырый. Аларны дәваларга бал бир әле зинхар.

Юшка: Менә аю сиңа бал,

             Балаларыңны дәвалап ал!

Аю: Рәхмәт сиңа, Юшка! Яхшылыгың үзеңә яхшылык булып кайтсын! Яхшылыгың өчен мә сиңа бүләккә мари баш киеме.

Юшка: Рәхмәт сиңа, аю! Минем мондый матур баш киеме юк иде.

Бара торгач, юлында төлке очрый.

Төлке: Исәнме, егеткәй!

Юшка: Исәнме, төлке!

Төлке: Бик талчыктым, бик ачыктым, егеткәй!

Бирче азрак май һәм ипекәй!

Юшка: Мә, төлке! Сыйлан.

Төлке: Рәхмәт, егеткәй!

Яхшылыкка яхшылык. Яхшылыгың өчен мә сиңа бүләккә шушпык (мари музыка инструменты).Сандугач кебек сайрап йөр. Моңлы көй кулларыңны дәваласын.

Юшка: Рәхмәт, сиңа төлке!

Шулай бара торгач, юлында куян очрый.

Куян: Исәнме, Юшка!

Юшка: Исәнме, куян!

Куян: Юшка, минем аякларым бик каты сызлый. Миңа кәрзинеңдәге дару үләннәрен бир әле, зинһар.

Юшка: Мә, куянкай. Шифасы булсын.

Куян: Рәхмәт, Юшка! Яхшылыкка яхшылык. Яхшылыгың өчен мә сиңа бүләккә мари билбавы. Ул тылсымлы.

Барлык җәнлекләр бергә чыгалар:

Аю: Тылсымлы билбау яхшылыклар эшләгән кешеләргә генә булыша.

Куян: Аны билеңә бәйләсәң, синең кулларың дәваланачак.

Төлке: Әйдәгез Юшкага булышыйк, тылсымлы сүзләрне бергәләп әйтик.

Бергә: Алтын җирдә ятмас, яхшылык юлда калмас.

Автор: Юшка билбауны киюе була, аның куллары төзәлә.

Юшка: Ура! Мин терелдем! Рәхмәт сезгә, дусларым!

Әнисе артыннан килә.

Сапа: Улым, син озак кайтмагач, сине эзләп килдем.

Юшка: Әнием, миннән җәнлекләргә ярдәм сорадылар. Мин базардан сатып алган әйберләрне бирдем. Шуның өчен куян миңа тылсымлы билбау бүләк итте. Аны кигәч, минем кулларым төзәлде! Ура! Әнием, мин терелдем!

Сапа: Улым, мин бик шатмын. Киләчәктә дә шундый мәрхәмәтле, яхшы кеше булып кал. Рәхмәт сиңа, улым. Мин – бик бәхетле ана.

Барлык геройлар җырга тезелеп басалар.

Җыр.

Без-бер илнең балалары,

Барыбыз да дуслар без.

Татарлар, чуваш, марилар,

Башкортлар һәм урыслар.

Кушымта: Ай ли замана,

Замана үтеп бара.

Ай ли замана,

Замана үтеп бара.

Тыпырдатып, матур итеп,

Без марича биибез.

Марича да, урысча да,

Татарча да сөйлибез.

Кушымта: Ай ли замана,

Замана үтеп бара.

Ай ли замана,

Замана үтеп бара.

Барлык милләт балалалары

Безгә дус булып калсын.

Дуслык җыры Татарстанга

Өзелмәс юллар салсын.

Кушымта: Ай ли замана,

Замана үтеп бара.

Ай ли замана,

Замана үтеп бара.

Казан шәһәре  Яңа Савин районының

«Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче

208 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы».