Җиләк-җимеш, яшелчәләр турында табышмаклар
Үзе шардай, Эче кандай, Тәме балдай. (Карбыз) Үзе кып-кызыл, Күлмәге ямь-яшел. (Карбыз) Җир астында җирән ат, Аның тиресе җиде кат, Суярсың да тунарсың, Тунаганда еларсың. (Суган) Тәрәзәсе юк, ишеге юк, эче тулы халык. (Кыяр) Ашка салсаң, тәм кертә, Борынга салсаң, төчкертә. (Борыч) Яссы, яссы яфрак, Яткан җире туфрак. (Кәбестә) Озын-озык...
Үзе шардай,
Эче кандай,
Тәме балдай. (Карбыз)
Үзе кып-кызыл,
Күлмәге ямь-яшел. (Карбыз)
Җир астында җирән ат,
Аның тиресе җиде кат,
Суярсың да тунарсың,
Тунаганда еларсың. (Суган)
Тәрәзәсе юк, ишеге юк, эче тулы халык. (Кыяр)
Ашка салсаң, тәм кертә,
Борынга салсаң, төчкертә. (Борыч)
Яссы, яссы яфрак,
Яткан җире туфрак. (Кәбестә)
Озын-озык агачлар,
Агачларда оялар.
Ояларда кошчыклар. (Борчак)
Җир астында җиз бүкән,
Ул ни икән? (Бәрәңге)
Ите симез – мае юк,
Тиресе калын – йоны юк. (Шалкан)
Үскәндә яфрагын ашыйлар,
Үсеп җиткәч, үзен ашыйлар. (Суган)
Утырабыз урманда
Ап-ак эшләпә киеп.
Киптерә дә, кыздыра да
Кешеләр безне җыеп. (Гөмбә)
Өсте яшел, асты кызыл,
Җирдә үсә. (Кишер)
Ормый, сукмый,
Үзе кешене җылата. (Суган)
Эче кып-кызыл,
Тышы ямь-яшел. (Карбыз)
Җир астында алтын казык. (Кишер)
Көмеш тәнле, ите тәмле. (Балык)
Үзем ап-ак, вак-вак, йомры,
Мул итеп уңыш бирәм.
Вакытында җыймасагыз,
Үзем чыгып йөгерәм. (Борчак)
Кат-кат тунлы,
Карыш буйлы. (Кәбестә)
Йөз кат кием, барысы да төймәсез. (Кәбестә)
“Алма!” – дисәң дә алалар,
Нәрсә соң ул балалар? (Алма)
Кечкенә генә йорт,
Эче тулы корт. (Кыяр)
Үлән араларында торам яшеренеп,
Ашыйсың килсә, ал мине өзеп. (Җиләк)