Әкияттәге кебек
Равил — әйбәт малай. Ә менә ашау мәсьәләсенә килгәндә... Хәлләр кыен, хәлләр тәмам аптыраш. — Улым, бер генә чүмеч аш салдым. Ашап куй, — ди Равилгә дәү әнисе. — Ашыйсым килми, дәү әнием, рәхмәт, — дип җавап бирә Равил, ипле генә итеп. — Менә бу бәрәңге боламыгы да бик тәмле......
Равил — әйбәт малай. Ә менә ашау мәсьәләсенә килгәндә... Хәлләр кыен, хәлләр тәмам аптыраш.
— Улым, бер генә чүмеч аш салдым. Ашап куй, — ди Равилгә дәү әнисе.
— Ашыйсым килми, дәү әнием, рәхмәт, — дип җавап бирә Равил, ипле генә итеп.
— Менә бу бәрәңге боламыгы да бик тәмле...
— Юк, юк. Минем тамагым тук, дәү әнием.
— Кишер юып биримме?
— Кишерне дә яратмыйм.
— Ала-ай! Бу кишерләр, чөгендерләр еларлар инде.
— Еларлар? Нигә еларлар?..
— Үзләрен ашамаганга хурланып еларлар.
— Ашамагач, шатланырга тиеш бит алар, дәү әнием.
— Киресенчә. Алар бит безне Равил яратсын, безне Равил ашасын дип, тырыша үскәннәр. Кояш нурларын эчкәннәр, яңгыр суларын буыннарына күчергәннәр. Зур-зур яфраклар чыгарганнар, көч җыйганнар. Ә син аларны яратмыйм дисең.
Менә шул син яратмаганга елый да инде алар.
— Ашау ярату буламыни?
— Ярату була. Аларның вазифасы шундый, улым. Сезнең кебек малайларга һәм кызларга көч бирәсе килә аларның.
Йөзләрегезне көләч, алсу итәсе килә.
— Ашагач бетә ич алар, дәү әнием, юк була, — ди Равил, кулларын җәеп.
— Кешеләргә файда биреп юкка чыгу — аларның яшәү мәгънәсе! Синең кебек малайлар һәм кызлар яратып ашаса, кишер дә, чөгендер дә, кәбестә дә, суган да, башка җиләкҗимешләр дә шатлана гына.
— Кызык.
— Иң кызыгы тагын шунда: ай үсәсен атна эчендә үстерә алар үзләрен яраткан балаларны.
— Әкиттәге кебекме?
— Әкият тормыштан алына инде ул, улым. Равилнең, билгеле инде, әкияттәге кебек бик тиз үсәсе килә. Шуңа күрә, күзләрен очкынландырып:
— Дәү әнием, син ясаган чөгендер салатын ашап куйыйммы? — дип сорый.
— Рәхим ит, улым, — ди дәү әнисе.
Шул көннән соң Равил бөтен яшелчә, җиләк-җимешләрне яратып ашый башлаган. Һәм, чынлап та, ел үсәсен — ай, ай үсәсен атна үсә икән бу.
Эльмира Шәрифуллина