Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
02 сентября 2023 08:09

Әлифбам

Китап кибетенә без Әтием белән барып, Матур тышлы өр-яңа Әлифба сатып алдык. Ачып карагач аны, Мин шатландым тагын да, Андагы хәрефләрнең Өйрәнермен барын да. Сумкага салып аны, Мин мәктәпкә барырмын. Дөрес итеп сүзләрен Тезеп укый алырмын. Рәсеме дә күп икән, Шундый кызык карарга. Саклап кына тотармын, Яңа торыр һаман да....

Китап кибетенә без

Әтием белән барып,

Матур тышлы өр-яңа

Әлифба сатып алдык.

Ачып карагач аны,

Мин шатландым тагын да,

Андагы хәрефләрнең

Өйрәнермен барын да.

Сумкага салып аны,

Мин мәктәпкә барырмын.

Дөрес итеп сүзләрен

Тезеп укый алырмын.

Рәсеме дә күп икән,

Шундый кызык карарга.

Саклап кына тотармын,

Яңа торыр һаман да.

Күп нәрсәләр белермен

Туган илем турында.

Мин бит инде зур булдым,

Әлифбам бар кулымда.

Әминә Бикчәнтәева