Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
13 сентября 2023 10:38

Әрмәннәр

ӘРМӘННӘР – иң борынгы халыкларның берсе, кабатланмас мәдәниятле, искиткеч бердәм, дус милләт. Алар бөтен дөнья буйлап сибелгән. Ләкин, кайда гына булсалар да, телләрен, гореф-гадәтләрен саклап кала алганнар. ХАЛЫК САНЫ. Дөньяда – 12 миллионнан артык, Россиядә – 1,7 миллион чамасы, Татарстанда – 6 мең тирәсе. МИЛЛИ РИЗЫКЛАР. Ләвәш, хоровац (шашлык), долма,...

ӘРМӘННӘР – иң борынгы халыкларның берсе, кабатланмас мәдәниятле, искиткеч бердәм, дус милләт. Алар бөтен дөнья буйлап сибелгән. Ләкин, кайда гына булсалар да, телләрен, гореф-гадәтләрен саклап кала алганнар.

ХАЛЫК САНЫ. Дөньяда – 12 миллионнан артык, Россиядә – 1,7 миллион чамасы, Татарстанда – 6 мең тирәсе.

МИЛЛИ РИЗЫКЛАР.

Ләвәш, хоровац (шашлык), долма, хариса, танапур, назук, хапама, алани, ашуре.

КИЕМ.

Ир-атларда – папаха, күлмәк, киң чалбар, чикмән, билбау, күн чабата. Хатын-кызларда – баспинд, яулык, күлмәк, чикмән, киң чалбар, күн чабата.

МИЛЛИ БӘЙРӘМ. Әрмәннәр – кунакчыл халык, бәйрәмнәрне дә бик яраталар. Эссе җәйдә Вардавар уздыру – күптәннән килгән гадәт. Бу бәйрәмдә катнашучылар бер-берсен су белән коендыра. Шул рәвешле җирне корылыктан саклап калырга тели. Вардаварны балалар аеруча үз итә.

ТЕЛ.

Әрмән алфавитын моннан 16 (!) гасыр элек – 405 елда тел галиме Месроп Маштоц уйлап тапкан. 12 нче гасырда алфавитка яңа 3 хәреф өстәгәннәр. Шул вакыттан бирле әлеге әлифба үзгәрмәгән! Аны «эркатигир», ягъни «тимер алфавит» дип йөртәләр.

Әрмәнчә «сәлам» – «вохчуйн», «зинһар өчен» – «хндрум эм», «рәхмәт» – «шноракалюцюн» була.

КРАСНОДАР

Әрмәннәрнең үз илләре бар. Әрмәнстан дип аталучы бу республика Россия составына керми. Әрмән халкының нибары дүрттән бер өлеше генә шунда гомер итә. Россиядә әлеге халык күпләп яшәгән төбәк – Краснодар крае. Биредә 300 меңгә якын әрмән яши. Краснодарны еш кына Россиянең көньяк башкаласы дип тә йөртәләр. Бу шәһәр урынында моннан 2400 ел элек үк кешеләр яшәгән, диләр. Гаҗәп тә түгел: галимнәр раславынча, Краснодар тормыш итү өчен иң кулай җирдә урнашкан. Бу каланы туристлар да ярата. Ел саен 15 меңнән артык кеше Краснодарга кунакка килә. Күпләрне шәһәрдәге «Краснодар» паркы таң калдыра. Аны «Галицкий паркы» дип тә йөртәләр. Чөнки әлеге ял итү урынын эшкуар Сергей Галицкий үз акчасына булдырган.

Тиздән Краснодарда Диснейленд төзергә җыеналар! Ул кунаклар кабул итә башлагач, һәр бала әлеге шәһәргә барырга хыялланыр, мөгаен.

АЛАР – МИЛЛӘТ ГОРУРЛЫГЫ. Шарль Азнавур, Кирк КиркорЯн, Дмитрий ХаратьЯн, Генрих МхитарЯн, Армен ДжигарханЯн, Гарик МартиросЯн, Гарри Каспаров һәм башка танылган шәхесләр.