Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
20 июля 2023 11:46

Өлгер

Өлгер белән без икәү дус. Беркөн мин Өлгердә кунакта булдым. Өлгер белән аның әнкәсе шулай сөйләшеп алдылар: – Балам, су алып кайтчы. Утын да кирәк икән. – Су да алып кайттым, утын да керттем, әнкәй. – Бик яхшы, балам, күрми дә торам икән. Ә утының кайда соң? – Утынны мин,...

Өлгер белән без икәү дус. Беркөн мин Өлгердә кунакта булдым. Өлгер белән

аның әнкәсе шулай сөйләшеп алдылар:

Балам, су алып кайтчы. Утын да кирәк икән.

Су да алып кайттым, утын да керттем, әнкәй.

Бик яхшы, балам, күрми дә торам икән. Ә утының кайда соң?

Утынны мин, әнкәй, мичкә тутырып куйдым инде.

Минем эшләрем кимегән икән. Кая, алай булгач,пальто төймәңне ныгытам.

Мин ул төймәне үзем ныгыттым инде, әнкәй.

Менә рәхмәт, балам...

Өлгер белән без дус дигән идемме сезгә?

Дөрес. Шулай булгач, миңа да бөтен эштә Өлгер артыннан өлгерергә кирәк.

Идрис Туктар