Әкиятләр
Әкиятләр
Тузганак әкияте
Узган ел яз бик ашыгып килде. Кояш та үзенең нурларын мул итеп сипте. Табигать йокысыннан бик иртә уянды.
Беренчеләрдән булып, болында Тузганак чәчәге баш калкытты. Кояшның язгы җылысын үзенә күбрәк алып калырга теләде, ахрысы, сап-сары чәчәк атты. Сары чәчәкле Тузганак бик матур булып утыра, кешеләр дә аңа карап сокланалар иде. Шунда ул ак Ромашканы күреп алды. Үзенең аннан көнләшүен Кояшка белдерде.
– Кояшкай, минем дә Ромашка кебек озын гомерле һәм ап-ак чәчәкле буласым килә, сары төс миңа килешми, – диде ул.
Нәни Тузганакның бу сүзләренә каршы Кояш:
– Мин үземнең нурларымны сезгә күбрәк бирермен. Сезнең дә гомерегез – озын, төсегез дә ап-ак булыр, – дип җавап бирде.
Икенче көнне иртән йокысыннан уянгач, Тузганакның исе китте: кичә генә сап-сары чәчәк атып утырган кардәшләре бар да ап-ак булганнар. Кояш бик каты җылытып, сары чәчәкләрне киптергән дә аларны агартып та куйган икән.
Күп тә үтмәде, кайдандыр Җил килеп чыкты. Ул да бик тиз үз эшен эшләде: тузганакларның кипкән ак таҗларын тузгытып, берсен дә калдырмыйча коеп та бетерде. Тузганакларның башы бабайныкы төсле пеләшләнеп, агарып калды. Нәни Тузганак нишләргә дә белмәде, ялгышуын тиз аңлады. Шул килеш ул болында бик озак яшәде, тик кешеләр хәзер аны күреп сокланмыйлар иде шул.
Булганына канәгать булып, кадерен белеп яшәүгә ни җитә!
Аюхан Баттал әкияте
Көннәрдән бер көнне урман хайваннарының бөек хуҗасы Аюхан Баттал үзенең сәркатибе озын койрык Төлкебикәгә бик җитди боерык бирә:
– Тиз арада җанварларга хәбәр җибәр. Атнаның өченче көнендә сәгать көндезге унда җыелыш була.
– Ярый, – дигән Төлкебикә сәркатип һәм бик тиз арада Аюханның боерыгын төп-төгәл итеп барына да җиткергән.
Атнаның өченче көне тиз арада килеп тә җитә. Җыелышка иң беренчеләрдән булып, Бүре килә. Аның артыннан ук, йомшак кына басып, хәйләкәр Төлкебикә килеп керә. Иң соңыннан, әкрен генә атлап, энәләрен тырпайткан Керпекәй килә һәм иң арткы рәткә барып утыра. Барысы да җыелып беткәч, усаллыгы йөзенә бәреп чыккан Аюхан Баттал эшлекле кыяфәттә җыелышны башлап җибәрә.
– Җәмәгать, безнең урманда ел саен умарталыкның ояларын туздырып, балын ашап китәләр. Умарта кортларына да зыян китерәләр. Бу явыз эшне башкаручы безнең арада булырга тиеш. Ул тиз арада гаебен танырга тиеш, – ди Аюхан.
Бу сүзгә барысы да гаҗәпләнеп, аһ итәләр.
– Әгәр дә гаепле үзенең гаебен таныса, эшне зурга җибәрмәбез, дөресен әйтегез, – ди хуҗа, сүзен кабатлап.
Барлык җанварлар арасыннан иң кечкенә Керпекәй сүз сорады. Зуррак җәнлекләр, куркышып, бер-берсенә карашып алдылар. Керпекәй бер дә курыкмыйча:
– Безнең урманда бал яратучы сез генә бит, Аюхан Баттал әфәнде. Башкалар бал белән тукланмыйлар, – дип чатнатып җавап бирде.
Аюхан, нишләргә дә белмичә, тиз-тиз генә җыелышны ябык дип белдерде. Шулай итеп, аның гаепле икәнен бар да күрделәр.
Начарлыкны беркайчан да яшереп калып булмый шул, ул барыбер беленә.
Энҗе Хәерова, Казан.