Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
26 декабря 2024 12:58

Аксессуарлар

Тыйнак галстук, матур алкалар, шаян кулчатыр... Бу әйберләрне нәрсә берләштерә соң? Моның җавабы бик гади: алар барысы да – аксессуарлар.

 

«Аксессуар» сүзе француз теленнән кешенең тышкы кыяфәтен матурлаучы, тулыландыручы кечкенә әйбер дигәнне аңлата. Иң беренче аксессуарлар моннан 72 мең ел элек барлыкка килгән. Алар кабырчыклардан, хайван сөякләреннән һәм ташлардан ясалган.

Аксессуарлар безгә нәрсәгә кирәк соң?

Беренчедән, гәүдәнең җитешсез якларын яшерү, уңышлы якларын күрсәтү өчен. Мәсәлән, каеш – билне нечкәрәк итеп күрсәтергә, ә озын муенса муенны “озынайтып” җибәрергә мөмкин.

Икенчедән, аксессуарлар безне яңгырдан һәм кояштан, эсседән һәм салкыннан саклый. Әйе, яңгырдан коткаручы кулчатыр да, кояш сугудан саклаучы салам эшләпә дә, кара күзлек тә – аксессуарлар. Хәтта салкын кыш көннәрендә безнең кулларыбызны җылытучы бияләйләр һәм перчаткаларны да аксессуарлар рәтенә кертәләр.

Әле тагын бизи, матурлый торган аксессуарлар да бар. Болары – бизәнү әйберләре. Алтын яисә көмеш алка, беләзек, балдак, муенса безне матурларга, киемебезне тагын да затлырак күрсәтергә ярдәм итә. Әле тагын гади металлдан ясала торган бизәнү әйберләре дә бар. Алар «бижутерия» дип атала. Кызлар чәчләренә матур бант, тасма тага, төрле төстәге резинкалар белән бизи.

Аксессуарлар безне матурлап кына калмый, файда да китерә. Сумка яисә букча, рюкзак, портфельгә без кирәк-яракларны тутырабыз. Кул сәгатенә карап, вакытны беләбез.

Ә менә муенга бәйли торган галстук безгә нәрсәгә кирәк соң? Ул – иң билгеле ирләр аксессуары һәм рәсми костюмның аерылгысыз өлеше. «Галстук» сүзе алман теленнән «муенга бәйли торган яулык» дигәнне аңлата. Бу аксессуарны көн саен 600 млн кеше бәйли.

Галстукны төрле тукымадан тегәләр. Ефәк, йон, кашемир, җитен гастуклар бар. Иң сыйфатлы галстуклар кулдан тегелә. Бүгенге көндә төрле төстәге, төрле бизәкле галстукларны табарга мөмкин.