Яңа бәйге!
Сәлам, дустым!Тиздән журналыбыз юбилеен бәйрәм итәчәк. Шул уңайдан, #салаваткүпереукый хэштегы белән онлайн-марафон башлап җибәрәбез. Максатыбыз – журналны район һәм чит төбәкләрдә даими укып баручы дусларыбызны барлау. Журналдагы үзең теләгән язманы (шигырь яисә әкият һ.б) сөйлә һәм видеога төшер. Инстаграм социаль челтәреңә #салаваткүпереукый хэштегы белән урнаштыр һәм дусларыңны да марафонга чакыр. Һәр кеше үз эшен районының исеме белән тамгалый, мәсәлән, #арчасалават күпереукый. Бәйгедә...
Сәлам, дустым!
Тиздән журналыбыз юбилеен бәйрәм итәчәк. Шул уңайдан, #салаваткүпереукый хэштегы белән онлайн-марафон башлап җибәрәбез. Максатыбыз – журналны район һәм чит төбәкләрдә даими укып баручы дусларыбызны барлау. Журналдагы үзең теләгән язманы (шигырь яисә әкият һ.б) сөйлә һәм видеога төшер. Инстаграм социаль челтәреңә #салаваткүпереукый хэштегы белән урнаштыр һәм дусларыңны да марафонга чакыр. Һәр кеше үз эшен районының исеме белән тамгалый, мәсәлән, #арчасалават күпереукый. Бәйгедә 12 яшькә кадәр һәр укучы катнаша ала. Иң күп видеоязма җибәргән укучыбыз җиңүче була. Җиңүчене бүләкләү – сезнең район үзәгендә һәм журналның юбилеендә – Казанда булачак. Марафонда катнашу өчен «Салават күпере» журналына 2019 нчы елның 2 нче яртысы һәм 2020 елның 1 нче яртысына язылу турында квитанция күчермәсен дә теркәргә онытма! Шулай ук социаль челтәрләреңдә «Салават күпере» журналы белән дуслашуың да кирәк! МАРАФОН 20 СЕНТЯБРЬ – 20 НОЯБРЬ АРАЛЫГЫНДА ҮТӘ. ИҢ АКТИВ 3 КАТНАШУЧЫНЫ ОНЫТЫЛМАСЛЫК БҮЛӘКЛӘР КӨТӘ!