Августта нәрсә белән шөгыльләнергә?
Август – җәйнең соңгы ае, аны күңелле һәм файдалы итеп үткәрергә кирәк! Без сиңа җәйнең соңгы аенда шөгыльләнү өчен берничә шәп идея тәкъдим итәбез!
1. Паркта яки урманда йөрү
Августта паркларда һәм урманнарда гөмбәләр, чәчәкләр һәм кошлар күп. Саф һавада пикник та оештырырга мөмкин. Матур сурәтләр ясау өчен фотоаппарат алырга онытма!
2. Урамда спорт белән шөгыльләнү
Август – актив уеннар: футбол, бадминтон, велосипедта йөрү яки роликлар өчен менә дигән ай. Хәрәкәтчән уеннар кәефне һәм сәламәтлекне яхшырта.
3. Үзеңне яңа шөгыльдә сынап карау
Август – ниндидер яңалыкка өйрәнү өчен яхшы вакыт: акварель буяулар, пластилин һәм табигый материаллардан кул эшләнмәсе ясап кара.
4. Кызыклы китап уку
Җәй – мавыктыргыч китаплар уку өчен идеаль вакыт. Китапханәдә яки өйдә маҗаралы китап яки әкиятләр тап – алар кичне күңелле үткәрергә ярдәм итәчәк.
5. Бакча эшләре белән шөгыльләнү
Август – уңыш җыю вакыты. Бакчаң булса, әти-әниеңә көзге җиләк-җимешләр: алма, груша, слива, сырганак җыярга, үсемлекләргә су сибәргә яки чәчәкләрне көзгә әзерләргә булыш.
6. Музейга яки күргәзмәгә бару
Урамда артык эссе яисә киресенчә яңгырлы һәм салкын булса, музейга яки балалар күргәзмәсенә барырга мөмкин. Анда кызыклы экспонатлар һәм эшләнмәләр күп, ә кайвакыт хәтта мастер-класслар да уздырыла.
7. Киномарафон оештыру
Августның һәр кичендә өйдә яраткан мультфильмнар яки балалар фильмнары карап, чып-чын киномарафон оештырырга мөмкин. Тәмле ашамлыклар ал да гаиләң рәхәтләнеп ял ит!
Август – вакытны рәхәт һәм файдалы уздыру өчен менә дигән ай. Күңелеңә хуш килгәнне сайлап аласы гына кала!