Балагыз мәктәпкә барырга телиме?
Бала укырга керер алдыннан бик күп ата-аналардан «Балада мәктәпкә барырга ничек итеп теләк уятырга? Аның яхшы укуына, тәртипле булуына нинди юллар белән ирешергә?» кебек сораулар ишетергә була. Чыннан да, хәзерге заманда бу – бик катлаулы мәсьәләләрнең берсе. Тикмәгә генә «Чананны җәйдән әзерлә, арбаңны – кыштан», дип әйтмәгәннәр инде. Бу әйтемне...
Бала укырга керер алдыннан бик күп ата-аналардан «Балада мәктәпкә барырга ничек итеп теләк уятырга? Аның яхшы укуына, тәртипле булуына нинди юллар белән ирешергә?» кебек сораулар ишетергә була. Чыннан да, хәзерге заманда бу – бик катлаулы мәсьәләләрнең берсе. Тикмәгә генә «Чананны җәйдән әзерлә, арбаңны – кыштан», дип әйтмәгәннәр инде. Бу әйтемне истә тотып, балаларыбызны да без балалар бакчасыннан ук әзерли башларга тиешбез. Күпме иртәрәк башласаң, шулкадәр хәерлерәк булыр. Аннан соң бит аны бүген әзерли башлыйм дип кенә әйтеп булмый, аның, беренчедән, яшь аермалыгын, психологик халәтен, гомуми үсешен күз алдында тотарга кирәк. Бу – баланың халәте, игътибарлылыгы, үзлегеннән логик фикер йөртә белүе, нәтиҗә ясый алуы, килеп чыккан каршылыкларны үзе чишү сәләте барлыкка килү белән аңлатыла.
Баланың үз-үзен тота белүе, социальләшүе дә аерым бер өлкә булып санала. Балада яхшы хәтер, игътибарлылык булып та, ихтыяр көче җитмәү аркасында, ул алардан тиешенчә файдалана алмаска мөмкин.
Таләпләрнең тагын берсе – балада укуга карата дөрес мотивация формалаштыру. Бала укуның белем алуда, әйләнә-тирә дөньяны танып-белүдә хәлиткеч чара икәнен аңларга, аның кирәклегенә төшенә белергә тиеш.
Мәктәптә уку – хәзерге көндә бала өчен дә, әти-әниләр өчен дә иң җаваплы бурыч, ул бик күп көч куюны, шулай ук игътибарны таләп итә торган хезмәтләрнең берсе булып тора. Шуңа күрә дә бала кечкенәдән үк хезмәт сөеп үсәргә тиеш. Хөрмәтле әти-әниләр, балаларыгызны эштән куркытып үстермәгез, ә, киресенчә, эш сөючән итеп, сездән үрнәк алырлык итеп үстерегә тырышыгыз.
Чыннан да, баланы мәктәпкә әзерләү турыдан-туры гаиләгә, анда куелган тәртипләргә, максатларга бәйләнгән. Баланы белемнәрне үзләштерүгә хәзерләү әти-әнинең, шул ук вакытта балалар бакчасының да иң мөһим бурычы булып тора. Безнең фикерләрдән чыгып, мәктәпкә баручы бала күзәтә белергә, укыганны аңларга, уй-фикер йөртергә, үзенең теләгән фикерен әйтеп бирергә һәм аның эчтәлеген тасвирлау дәрәҗәсен булдырырга, шулай ук ул үз алдына бурыч куярга һәм шул бурычны үтәүдә ихтыяр көче булдыра алырга тиеш.
Тәҗрибәдән чыгып шуны әйтәсе килә: мин үзем балаларда матур әдәбияткә кызыксыну уяту алымын отышлы дип саныйм. Шуңа күрә хөрмәтле ата-ананалар: әгәр дә баланы гаиләдә кечкенәдән үк китап белән дуслаштырсак, ул бу китаплар аша үзенчә фикер йөртергә өйрәнә һәм мәктәптә дә яхшы укыйячак.
Тагын бер мөһим мәсьәләләренең берсе – ул беренче көннән үк бала мәктәпне, укытучыны һәм укуны яратуы. Бу җитди адымны ясау өчен аны психологик яктан да әзерләргә кирәклеген онытмаска иде.
Хөрмәтле әти-әниләр, сез үзегезнең мәктәп елларын бик еш сагынып искә аласыздыр, мөгаен. Сез дә балаларыгызга белемнең мәңгелек юлдаш булуын, аның бала өчен мөһим бер бурычы икәнен мисаллар белән дәлилләсәгез, әлбәттә, болар балага уңай тәэсир итмичә калмас иде. Бик күп очракларда сез нәниләрнең өйдә укытучы булып уйнауларын читтән генә күзәтәсез. Әйе, образлы күренеш, сюжетлы уен, балалар үзләренең образларын тудыралар, рольгә керәләр, яисә булачак укытучыларын тасвирлыйлар. Бу психлологик күренешләр, димәк, бала уйлый, фикер йөртә, хыяллана. Бу очракларда сезнең ярдәм балага бик кирәк. Сез дә балага укытучы тарафыннан яхшы образ барлыкка китерергә ярдәм итсәгез, баланың укытучыны кабул итүе күпкә уңышлырак булыр иде. Әйтик, укытучы ул икенче әни, ул кирәк чакта сиңа ярдәмгә килә, дөрес юлны күрсәтә, киңәшен бирә. Ләкин син дә укытучыга тугры булырга тиеш, кылган гамәлең нинди генә бусада, яхшымы ул яманмы, укытучыңа бары тик дөресен генә әйтергә тиешсең дип әйтү ата – ананың төп бурычы. Шундый юл күрсәткән ата-ананың баласы әйләнә-тирә мохиткә дә, әти-әнисенә дә, укытучыларына да ихтирамы зур булачак. Киләчәктә миһербанлы, тәрбияле, гаиләсенә терәк булып үсәчәк. Тагын шуны да әйтеп китми мөмкин түгел: бу минем өчен бик күңелгә үтеп керүче проблеманың берсе. Ул әлбәттә әти-әнинең укытучыга булган хөрмәте. Заманыбыз шулкадәр үзгәрде, укытучыга булган хөрмәт, әйе, һәр гаиләдән башланырга тиеш. Әгәр дә гаиләдә укытучы начар, ул шундый, мондый дигән фикерләр яңгырый икән, бала ничек ул укытучыны хөрмәт итсен, сүзенә колак салсын ди. Гаиләдә үк укытучыга ихтирам булдырырга, аларны дошманга санамаска, тискәре фикерләр барлыкка килгәндә дә бала янында бу турыда сөйләшмәскә киңәш итәм. Караны – актан аеруның башка юлларын эзләргә, югары белемгә лаек булган педагоголарның дәрәҗәсен төшермик, бәлки баларыбызның тугрылыгын, алдашу-алдышмауларын тикшергә кирәктер, чөнки эзләнүләр вактында күп кенә ялгышулар килеп чыгарга мөмкин, еллар буена сузылган укытучы гаепләүләрдә баланың төп рольне бала башкаруы ачыкланырга мөмкин. Еллар үтәр, бала үсә, ата-ана, ниһаять, үзенең хатасын таный, алар кайсы җирдә ялгыш ясаганнар икән, чынлап та, укытучы хаклы булган дигән фикерләр еш очрый. Шуңа да, хөрмәтле әти-әти әниләр, без бу өлкәдә бергәләп җиң сызганып, тәрбиячеләр һәм укытучылар, әти-әниләр бергә иңне-иңгә куеп эшне алып барырга тиешбез.
Тәрбияче:Солтанова Л.Х.