20 октября 2023 12:03
Белен пешерәбез
20 октябрь – Халыкара пешекчеләр көне.
Бүген шундый матур, тәмле бәйрәм икән бит, дуслар!
Әниең белән бергәләп белен пешереп, син дә өйдәгеләрне сыйлый аласың.
Кирәк булачак: 1 стакан сөт, 1 стакан су, 2 йомырка, 1кашык шикәр комы, чеметем тоз, 2 кашык үсемлек мае, сода.
Барысын да салып болгатырга һәм табада ике яклап пешерергә кирәк. Варенье, куертылган сөт, эремчек белән бирергә мөмкин.
Чәйләрегез тәмле булсын!