Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
17 октября 2023 07:22

Юл хәрәкәте кагыйдәләре

Саба район балалар китапханәсе хезмәткәрләре 1нче номерлы «Шатлык» балалар бакчасының мәктәпкәчә әзерлек төркеме өчен «Юлларда куркынычсызлык» дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрде.

Чарада «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең Саба районы профилактика бүлеге башлыгы Ягафарова Г.Н. катнашты. Чара китапханәчеләр тарафыннан китап күргәзмәсенә күзәтү ясау белән башланып китте. Балалар А.Усачевның «Юл хәрәкәте кагыйдәләре» китабы белән таныштылар. Бу матур иллюстрацияле китап битләрендә светофор сигналлары, юл юл аша чыгу кагыйдәләре һәм бу кагыйдәләрне үтәүнең мөһимлеге турында күңелле шигырьләр язылган. Гүзәл Ягафарова балалар белән юл йөрү кагыйдәләре буенча әңгәмә үткәрде. Балалар бердәм, актив булып светофордан һәм юл билгеләреннән дөрес итеп файдалана белү күнекмәләре буенча биремнәрне үтәделәр, пазллар җыйдылар.