Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
22 октября 2023 06:09

Каюм Насыйри

МӘСӘЛЛӘР

 

Күләгә (Мәсәл)

Бер сабый бала, кояшлы көн бер җирдә йөргәндә, үзенең күләгәсен күреп, күләгәсе артыннан җитәмен дип бара. Ул барган саен, күләгә һаман алга китә. Бу баланың ачуы килеп, күләгәнең өстенә басарга теләп, йөгерә башлады. Ул йөгерсә, күләгә дә йөгерә. Бала тәмам арды, янә киткән урынына кайтып барганда, артына әйләнеп караса: күләгә артыннан ияреп килә: «Һи, мин юкка йөгердем, ул миннән үзе дә калмый икән», диде.

Комсыз эт (Мәсәл)

Авызына сөяк капкан бер Эт күпердән чыкканда суда үзенең шәүләсен күрде. Үзе кебек ул Эт тә авызына сөяк кабып йөгереп бара икән. Ләкин аңар судагы Этнең сөяге зуррак кебек күренде. Шунлыктан, үзенең авызындагы сөякне суга төшерде дә, үзе суда күренгән Эт авызындагы сөякне алмакчы булып суга сикерде. Ләкин ул арада инде авызындагы сөяге дә су төбенә киткән иде.