Киләсе уку елында мәктәп каникуллары кайчан була?
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы киләсе уку елында каникуллар расписание язылган хат тараткан. 2019-2020 уку елында көзге каникулны 30 октябрьдән 6 ноябрьгә кадәр уздырырга киңәш ителә. Көзге каникул 8 көн була. Кышкы каникул 28 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр була, ул 13 көн дәвам итә. Беренче сыйныфлар өчен 2020 елда 5-11 февраль көннәрендә өстәмә каникул ясыйлар. Язгы каникул 23 марттан 31...
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы киләсе уку елында каникуллар расписание язылган хат тараткан. 2019-2020 уку елында көзге каникулны 30 октябрьдән 6 ноябрьгә кадәр уздырырга киңәш ителә. Көзге каникул 8 көн була. Кышкы каникул 28 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр була, ул 13 көн дәвам итә. Беренче сыйныфлар өчен 2020 елда 5-11 февраль көннәрендә өстәмә каникул ясыйлар. Язгы каникул 23 марттан 31 мартка кадәр була, 9 көн дәвам итә. Җәйге каникул башланасы көн мәктәпнең еллык календарь графигы һәм имтиханнар расписаниесе буенча билгеләнә.