Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
24 апреля 2024 10:05

Мин кулыма китап алам

Хәерле көн, хөрмәтле әти-әниләр! Мин – Ләйсән Кадим кызы, Казан шәһәренең 87нче балалар бакчасында тәрбияче булып эшлим. Сезнең өчен әзерләнгән бүгенге язмамны «Мин кулыма китап алам» дип атарга булдым. Очраклы гына килеп чыкты бу тема. Бик кызыклы күренешкә тап булдым. Сөйләп китим әле.

Бер көнне кечкенәләр төркеменә керсәм.. 2 яшьлек бер малай, Хәмит атлы, мөстәкыйль рәвештә кулына китап алып карап утырды-утырды да, укый башлады! Тоташ ымлыклардан гына торса да, шактый «бай» эчтәлекле hәм бик хисле булды анын китап укуы) Менә болайрак диимме сон) «Аю лап-лап, Куян нәнииии–ииии. Төлке ыыымм уух итте!..». Укый да укый Хәмит, бирелеп, җаны–тәне белән укый. Әкрен генә  аның янына дуслары да җыела башлады. Тынлыйлар үзен. Бармак белән китаптагы рәсемнәргә төртеп, үз фикерләрен дә әйтәләр. Нәрсә беләндер ризалашалар, нәрсәгәдер каршы булуларын да курсәтәләр. Яннарына әкрен генә мин дә килеп чүгәләдем. Чиратка салып укып бетердек китапны – Агния Бартонын шигырьләр җыентыгын. Китапның нинди телдә икәнлеге мөһим түгел иде безгә–  рәсемнәре ай–яй матур булды! Без китапны татарчага тәрҗемә итеп укыдык. Укудан бигрәк, сөйләү булды инде бу. Кечкенә сабый да аңларлык ымлыклар, аваз ияртемнәре кушып сөйләү. Китаптагы рәсемнәрдә булган барлык персонажларны, предметларны, геройларны «телгә» китердек. Бик күңелле булды.
Башкортстаннын халык шагыйре Мәҗит Гафуриның «Балалар һәм китап» шигыре нәкъ менә безгә аталып язылган сыман) Тынлап китикме?

Балалар һәм китап
Дүрт–биш бала җыелганнар бер урынга,
Нәкъ уртада берсе китап тоткан кулга;
Һәммәсе дә колакларны торгызганнар,
Берсе укый, башкалары тыңлый шунда.
Утыралар китап укып, күңел ачып,
Шатлыкларын бергә-бергә уртаклашып;
Кайвакытта тыңлый болар тып-тын гына,
Кайчагында көлешәләр шыркылдашып.
Кайчагында әллә кемне кызганалар,
Уфылдашып, әкрен генә кузгалалар;
Ахырысы, бу китап бик күңелледер –
Күз дә алмый укый аны бу балалар.

Хөрмәтле әти-әниләр! Ә сезнең нәниегез китап «укыймы»? Сез укыганны тыңлыймы? Ин яраткан китабын атый аласызмы? Ничә яшь үзенә? Аңа китап сайлаганда нәрсәгә игътибар итәсез? 
Минем уйлавымча, һәр әти-әни баласында китапка мәхәббәт уятырга тырышадыр. Тик бала китап укый башласын, ә иң мөһиме – китап укудан тәм тапсын өчен ниләр эшләргә соң?
Менә Хәмитнең дәүәнисе белән булган әңгәмәдән өзек китерим әле үзегезгә. Әйе, шул 2 яшьлек китап укучы малайның әбисенең фикере: «Балада китапка мәхәббәтне укый белә башлагач түгел, тирә-як дөньяны аңлый башлагач ук тәрбияләргә кирәк. Әти-әни, әби–бабай китап укырга ярата, өйдә китаплар була икән, бала үзеннән–үзе китапка тартыла. 
Балаларыма телләре ачылган вакытта «Әлифба»дан рәсемнәр күрсәтеп, сүзләр әйттерә идем. Аннан соң әкренләп шигырьләр, әкиятләр укый башладым. Оныгым Сабир  менә, 3 яшь үзенә, килеп керү белән: «Дәүәни, Тукайның «Кәҗә»сен укы әле» дип, яныма утыра. Аларга Тукайның әкиятләрен, шигырьләрен – барысын да укып чыктым. «Су анасы»н кат–кат укый торгач, 3 яшьлек оныгым, мине туктатып, яттан сөйли башлады, 25 куплетны яттан өйрәнде. Хәмитем дә китаплар ярата. Китап белән йоклый, китап белән тора. Бүләккә нәрсә алыйм дип баш та ватасы юк, иң яхшы бүләк – китап узләренә. Баланы кечкенәдән кызыксындырсаң, китап укый ул».

Әйе, килешәм. Китап укуга мәхәббәт тәрбияләүне мөмкин кадәр яшьтән башларга кирәк. Күпләр 2–3 яшьлек сабыйга рәсемле китаплар сатып ала. Әлбәттә инде, сабыйларның күпчелеге «матур әдәбият белән танышуны» китап ертудан башлый. Шул вакытта балага китапның чынлыкта ни өчен кулланылганын аңлату кирәк. Китапны кулга тотып сөйләү, рәсемнәрне сурәтләү, саклап тоту һәм укып бетергәч җыеп кую, әшәке куллар белән орынмау, гомумән әйткәндә, саклап тоту – китапка хөрмәт тәрбияли.
Кечкенә баланы китап укырга өйрәтү – бик кыен эш. Һәр әти–әни кайчан өйрәтәсен үзе сайлый. Әгәр баланың бер теләксез, бары сезнең хакка гына укып утыруын күрсәгез, һичшиксез, аны «коткарыгыз бу бәладән». Китап уку рәхәт булырга тиеш. Замана балаларының мәгълүмат алу чыганаклары бик күп, шуңа күрә дә китапка үзенчәлекле мөнәсәбәт, хөрмәт һәм мәхәббәт уятырга кирәк.   Үзегез укыгыз! Сезнең мыгырдап укып утырганны күргән бала, нинди шәп нәрсә укый соң бу, дип кызыксыначак. Кич буе әнисе, йә әтисе китап укып утырганны күрсә, әле хәреф танымый торган бала да, китап тотып уйный башлаячак. Баланың үз китапханәсен кечкенәдән туплый башлагыз. Укыган китапларны саклап барган очракта, «Менә мин укыган китаплар» дип мактанып алу да баланы китап укырга этәрә. Үзлегеннән китап укый башлагач, аңа әсәрнең эчтәлеген сөйләтү, сораулар бирү кирәк. Туганнарының кызыксынуын сизеп, үзенә игътибар артуына сөенеп, балада яңа китаплар уку теләге уяна. Укыган китапларның исемен, авторын, кыскача эчтәлеген сөйләүне дә гадәткә кертегез. Әлбәттә, бу эшләр әти–әни ярдәме белән башкарыла. Һәрвакыт баланы мактап, яңа үрләргә этәреп тору кирәк.
Өйдә булган китапларны укып бетергәч, баланы китапханәгә яздыру кирәк. Беренче сыйныфтан ук баланы мәктәп китапханәсенә җибәреп, өйгә китап алып кайтуын сорау да файдалы нәтиҗә бирә. Ул китапханә кагыйдәләре, тәртибе белән таныша.

Балаларга китапны ничек сайларга?
– Артык калын китап алып, баланың күңелен төшермәгез. Зуррак балаларга 3–5 әсәрдән генә торган китап алу хәерле. Китапны бала үзе күтәреп укый алсын. Калын китапны уку уңайсыз.
– Нәниләргә альбом бите форматындагы китаплар яхшы.
– Сабыйлар өчен китапның тышлыгы каты һәм нык булырга тиеш. Ул зур «сынаулар» узачак бит әле.
– Китапның кәгазе ак төстә һәм калын булырга тиеш.
– Битләрнең читләре артык каты һәм кулны кисәрлек булмасын.
– Китаптагы хәрефләр бала күрерлек зурлыкта булырга тиеш. Вак хәрефле китап укытып, баланы интектермәгез, күзен бозмагыз.
– Нәниләр өчен китаплар яртылаш рәсемнән тора. Китапта алар– төп мәгълүмат чыганагы. Рәсемнәр исә дөрес итеп ясалган, әйләнә–тирә дөньяны дөрес чагылдырган булырга тиеш. Рәсемнәрнең буявы кулга ягылып калмыймы, тикшерегез. 5 яшькә кадәрге балалар өчен рәсемнәр һәр биттә була.
– Ялтыравык кәгазьдәге китапларны уку уңайсыз, алар күзне чагылдыра.
– Баланы китап кибетенә үзегез белән алып барыгыз, китап сайлашуда катнашыгыз, классик әсәрләрне тәкъдим итеп, жанрларны аңларга ярдәм итегез. Бары тик тормыш мәгънәсен, кешеләрне, табигатьне аңларга өйрәтә торган китаплар гына игътибарга лаек.

Аудиокитап тыңлату файдагамы?
Өстенлеге: Игътибарны тупларга, зур күләмдә мәгълүматны ишетеп аңларга, хәтерне ныгытырга ярдәм итә.
–  Сөйләмне үстерә, сүзлек запасын арттыра, актерлыкка, сәнгатьле сөйләмгә өйрәтә.
– Баланың күзен саклый.
– Юлда, чиратта торганда баланың вакытын файдага уздырырга ярдәм итә.
Кимчелеге: Бала кулга тотып китап укудан баш тарта.
– Колакчыннар аша тыңлап йөрсә, бала саңгыраулана, начар ишетә башлый.
–Бер генә аудиокитап та әни кеше укыган матур әкиятне алмаштыра алмый. Балагыз өчен вакытны кызганмагыз.
Баланы китапка ничек җәлеп итәргә?
Психолог менә нинди киңәш бирә.
Бүгенге дөньяда – мәгълүмәт технологияләре үсеш алган заманда – баланы китапка җәлеп итү шактый катлаулыга әверелә бара. Ни кызганыч, бүген гаиләләрдә нәфис әдәбият, китап укыган ата–аналар еш очрамый. Чөнки китапны телевизор, компьютер, планшет алмаштыра. Ә бит китап белән аралашу мәдәнияте гаиләдә башлана.
Мәгълүм ки, уку – ул буш вакытны файдалы үткәрү генә түгел, ә хәтерне яхшырту, күзаллауны киңәйтү һәм дөрес язарга өйрәнү чарасы да. Шуңа күп ата–аналар балада китап уку теләген ничек уятырга дип баш вата.
Психологлар китапка кызыксынуны бала чактан башларга кирәк, ди. Алар сабый туганчы ук аңа китап укырга киңәш итә. Чөнки ана карынындагы сабый 7–8нче айларда әтисенең һәм әнисенең тавышын, сөйләшү ритмын һәм интонациясен кабул итәргә сәләтле. Ә тугач ул, таныш шигырь яки сөйләмне ишетеп, һичшиксез, үзенчә җавап бирәчәк.
Китап балага дөньяны ача. Әйтик, әкиятләр күп кенә психологик проблемаларны хәл итәргә булыша, яхшыны – начардан, хакны ялганнан аерырга өйрәтә. Китап кайгырырга, шатланырга, хисләрне аңларга өйрәтә. Ә өлкәннәрнең бурычы – сабый күңелендә әлеге кыйммәтле сәләтне уяу, тәрбияләү һәм ныгыту. Әгәр өйдә китаплар булса һәм бала үз янындагы өлкәннәрнең даими укуын күрсә, димәк, ул да китапка тартылачак. Әгәр гаиләдә мондый традиция юк икән, моны башларга һичкайчан соң түгел. Бары бераз сабырлык һәм тырышлык кына кирәк булачак.
«Китап укы» дигән сүзләр белән генә балада китап укуга кызыксыну тәрбияләп булмый. Иң гадидән башлагыз: балага йоклар алдыннан көн дә китап укыгыз.

Балага әкият уку
Ни өчен йоклар алдыннан балага әкият уку бик мөһим?
1. Йоклар алдыннан балага әкият уку – үзеңнең аны яратуыңны белгертү. Сабыйга әкият уку, аның күңелен юату, аңын үстерү генә түгел – аны ничек нык яратуыгызны күрсәтү.
Унбиш минут уку нәрсә бирә инде ул, дип уйларсыз. Бик күпне бирә – икеләнмәгез дә. Әгәр һәр кич саен әкият укыйсың икән, бала үзен яратуларын, аны кайгыртуларын белеп тора.
Бернинди мультфильм да, ата–ананың ягымлы тавышын, күңел җылысын бирә алмый. Психолог Надежда Дебелая әйткәнчә, төнгә әкият уку бала өчен бик көчле рухи ярдәм ул. Укуны ниндидер фильм яки мультфильм белән алыштыру ул – кеше фантазиясенең әзер нәтиҗәсе. Ә китап, әкият балага үз дөньясын ачарга, фантазиясен эшкә җигәргә булыша.
2. Балага төнгә әкият укып, без аны тормышка өйрәтәбез. Психолог Павел Басанский әйтүенчә, әкиятләр сабыйга тормыш тәҗрибәсенә өйрәнергә, үз дөньясын ачарга ярдәм итә.
Әкиятләр балага көчле, хәйләкәр, җитез, игелекле, яхшы күңелле булып үсәргә булыша. Димәк, тормышта үз урынын табарга ярдәм итә.
Бигрәк тә – баланың яшәү рәвешенә туры килерлек халык әкиятләрен укырга кирәк.
3. Балага китап укып – аның сөйләм телен үстерәбез һәм хәтерен яхшыртырга булышабыз.
Баланың сүз запасы 10 айдан алып яшь ярымга хәтле бик актив формалаша.
3 яшьтә, әгәр әти–әни бала белән шөгыльләнгән булса, аның сүз запасы мең яки аннан да артык булырга тиеш. Шуның өчен бу аралыкта сабыйга төнгә генә түгел, күбрәк тә укырга кирәк. Ә шигырьләрне ана карынында ятканда ук укырга мөмкин.
Кабатлаулар булган әкиятләр баланың хәтерен яхшырта. Мондый әкиятләрне ике, өч тапкыр укып, сабыйга боларны кабатлатырга була.
4. Тагын, шигырьләр уку бик файдалы. Шигырь укыганда баланың ритмны сизүе үсә, ныгый. Ә кайбер юлларны дәвам итүен дә сорасагыз, сабыйның хәтере дә яхшыра. Йокымсырату тавышы белән укылган шигырь, бишектә тирбәткән шикелле, баланы йокыга талдыра.

Бала үскән саен аның яшенә туры килерлек китаплар сайлагыз.
Иң мөһим кагыйдә: баланың ихтыярына каршы бармагыз. Китап уку 5–10 минуттан алып 20–30 минутка кадәр дәвам итәргә мөмкин. Балагызны аңларга өйрәнегез һәм калганнар белән чагыштырмагыз. Чөнки һәр бала – үзгә: кемдер сәгать буена әкият тыңлый ала, кемдер 5 минуттан артыкка чыдамый. Шулай икән, балагыз 5 минутка гына булса да китап дөньясына чумсын, ә аннары уенчыклары белән уйнасын. Ә аны көч белән бер сәгать буена тыңлатырга тырышуның файдасы булмаячак. Бәлки, киресенчә, китапка карата тискәре караш уяныуы ихтимал.
Яхшы китапханә туплагыз. Китап кибетенә бару бала өчен көтеп алынган күңелле вакыйгага әверелсен. Даими укырга тырышыгыз. Шуны онытырга ярамый: балага ата–анасы белән бергә китап укыган вакытта алынган мәхәббәт һәм җылылыкны бер компьютер да бирә алмаячак. Уку – бала өчен дә, өлкәннәр өчен дә иң мавыктыргыч һәм файдалы шөгыль.
Сүз соңында бер киңәш: әгәр сез йокы бозылу белән җәфаланасыз икән, төнгә карый проза түгел, ә шигырьләр укырга тырышыгыз. Галимнәрнең тикшерү нәтиҗәләре күрсәтүенчә, шигырь һәм чәчмә әсәр энергетикалары белән аерыла. Шигырьләр кеше организмы ритмына якынрак һәм тынычланырга ярдәм итәләр.
Китап уку сезнең өчен дә, балагыз өчен дә матур гадәткә әйләнсен.
Әлбәттә, сабый өчен иң яхшы укытучы – аның үз әти-әнисе. Туган телгә мәхәббәт тә әни сөйләвеннән күчә килә балага. Мәктәпкә укырга кергәнче күп бала укый-яза белә хәзер. Ләкин «Хәреф тану беләнмени ул, китап укый белмәгәч!» Менә шул вакытта китапханәгә әти-әниләр, мәктәп белән берлектә эш алып барырга, бер генә укучы да китапханәдән читтә калмасын, шуңа бөтен көчне куярга кирәк.
Китап укудан бала ләззәт алырга тиеш, уку уен кебек үк мавыктыргыч булганда гына баланы мавыктыра ала. Хәзерге вакытта балада китапка мәхәббәт уятуның иң популяр алымнарның берсе булып интерактив рәвештә уку санала. Әмма, баксаң, бу алымны безнең әби–бабаларыбыз әллә кайчан белгән инде! Оныклары белән китап укып утырган өлкәннәрне, мөгаен, сезнең дә күзәткәнегез бардыр. Алар бит мондый вакытта, беренче чиратта, бала белән аралаша. Бертуктаусыз аңа ниндидер сораулар бирәләр яки баланың сорауларына үзләре җавап кайтаралар, рәсемнәрне тасвирлап, төрле авазлар, тавышлар чыгаралар яисә, бүлдермичә, баланы тыңлыйлар… Сабый чакта уеннарның әһәмияте әйтеп бетергесез зур. «Сабыйлыкның хөкеме – уендыр», – дигән күренекле педагог Каюм Насыйри. Кече яшьтәге мәктәп балалары белән үткәрелгән чараларны да уен формасында үткәрергә, бу уеннарга китапны да катнаштырырга мөмкин. Әдәбият «әдәп» сүзеннән алынган. Матур әдәбият – электән кеше күңелендә иң җылы, нечкә хисләр, матурлык – нәфислек, яхшылык, яктылык уятучы, дөньяны күрә белергә, кеше булырга өйрәтүче көчләрнең берсе. Китапны чын кунелдән, бирелеп, мәгьнәсенә төшенеп, аннары рольләргә кереп укысан,ул чыннан да кызыклы табышка, аерылмас дуска әйләнә. Бәләкәйдән балаларга шигырьләр ятлату, үзлегеннән китап укый башлагач, әсәрнең эчтәлеген сөйләтү, сораулар бирү кирәк. Балаларның яшь үзенчәлекләренә карап, китапларны дөрес сайлап алу, китап укудан алган белемнәрне кулланырга өйрәтү дә мөһим. Балада китап укуга мәхәббәт тәрбияләү – дәвамлы, системалы процесс.
Татар китапханәсе буларак, безнең китапханә үз эшчәнлеген күбесенчә татар телендә алып бара. Татар халкының искиткеч бай тарихы, тәрбия зиннәтләре бар. Балачактан ук балага туган телне, милли гореф–гадәтләрне өйрәтүнең әһәмияте аеруча зур. Милли әдәбият шәхеснең һәм халыкның дөньяга карашын, яшәешне аңлатуын, фәлсәфәсен, тормышны кору – яшәү рәвешен, акылын, тәҗрибәсен, холык-фигылен, табигатен – психологиясен, күңел дөньясын, эстетик һәм әхлакый позициясен дә сөйли, күрсәтә, бәяли. Ул милли телнең иң гүзәл үрнәкләре вазифасын да үти, тарихи катламнарга да мөрәҗәгать итә. Әдәбият – милләтнең иҗат хәзинәсе, ул үзенә халыкның зирәк акылын, тәҗрибәсен, сәләтен, хисен, хыял-өметләрен, дөньяга карашын һәм тормышны аңлавын, яшәү рәвешен – барысын да җыйнап килгән. Шушы байлыкны күрсәтә белү балаларда үз милләтенең әдәбияты белән горурлану, аңа соклану аркылы алып барырга тиеш. Туган телдәге җыр, моң белән, аудио-язмалар кулланып та, китапка кызыксыну тәрбияләргә мөмкин. Бала бик кечкенә вакыттан моны эшләргә була.

Төбәкнең мәктәпкәчә белем бирү программасында балаларга уку өчен  тәкъдим ителә торган әсәрләр
Кечкенәләр төркеме (3 яшьтән 4 яшькә кадәр)
«Матур әдәбият уку» белем бирү өлкәсе – балаларда китап укуга кызыксыну һәм ихтыяҗ формалаштыру максатларын тормышка ашыруга юнәлтелә һәм белем бирү бурычларын билгели. Шулай ук..  Көчле хис–кичерешләр чыганагы булган китапка һәм өлкәннәр белән әдәпле аралашуга кызыксыну формалаштыру. Яшьтәшләре белән бергәләп тәрбияченең сәнгатьле уку яки сөйләмен тыңлау күнекмәләре булдыру. Татар халык әкиятләрендә, язучы һәм шагыйрьләрнең әдәби әсәрләрендә вакыйгалар барышын күрсәтмәлелек (уенчыклар, рәсемнәр, хәрәкәтләр) ярдәмендә күзәтергә, аларның эчтәлеген сүзләр, хәрәкәтләр, ишарәләр белән белдерергә өйрәтү. Уен гамәлләрендә катнашасы килү теләге булдыру, кыен булмаган сорауларга җавап бирергә, персонажларга үз мөнәсәбәтен белдерергә, кара–каршы сөйләшүләр алып барырга күнектерү. Әдәби әсәрләргә карата хисси кичерешләр булдыру, әдәби сүзгә кызыксыну уяту. Китаптагы иллюстрацияләрне караганда, әдәби әсәр геройларын һәм аларның гамәлләрен танырга булышу. Татар халык авыз иҗаты үрнәкләре (юаткычлар, әйтемнәр, бармак уеннары) белән таныштыру. Кече фольклор формаларын көндәлек тормышта куллануны хуплау.

Тәкъдим ителә торган әсәрләр
Балаларга уку өчен Җырлар, такмаклар, эндәшләр, бармак уеннары: «Әллибәлли итәрсең…», «Тилгән...», «Салкын су, чиста су...», «Бас, кызым, Әпипә...», «Әтисе дә ярата…», «Әйдә, әйдә, Зөбәйдә...», «Песи, песи, пескәем...», «Минем кызым дәү кебек», «Көзгегә карыйм әле...», «Чәбәк–чәбәк әбкәсе...», «Там, там, тамчы, там…», «Гөлдергү, гөлдергү...», «Суы сарыксын…», «Минем кызым бик иркә…», «Бармак, бармак, кайда булдың?», «Олыга утын ярырга...». Әкиятләр: Татар халык әкиятләре: «Аю белән бабай», «Кыз һәм икмәк», «Аю белән хатын», «Мәче белән Аю», «Кем нәрсә ярата?», «Төлке белән Каз»; рус халык әкиятләре: «Шалкан», «Чуар тавык» «Өч аю». 112 Р. К. Шәехова Шигърият: М. Фәйзуллина. «Көзге яңгыр»; Р. Харис. «Лап–лап»; Ә. Исхак. «Чишмә»; Н. Каштан. «Безнең сыер»; Ә. Исхак. «Беренче рәхмәт»; З. Туфайлова. «Шофёр булам»; З. Гомәрова. «Ул шуңа кечкенә»; Э. Мөэминова. «Үз телендә сөйләшә»; Р. Харис. «Ботка»; Р. Вәлиева. «Минем сеңлем»; М. Мазунов. «Энесенә ул апа»; Б. Рәхмәт. «Су», «Ләлә чана шуа»; Һ. Такташ. «Ләйлә»; Ә. Рәшит. «Кыш бабай»; Җ. Тәрҗеманов. «Үзен бик чиста йөртә»; М. Мазунов. «Кәҗә»; Д. Гарифуллин. «Тавыклар белән Таһир»; Х. Халиков. «Зиләнең курчагы»; Җ. Дәрзаман. «Алмаз»; М. Фәйзуллина. «Тәти кул»; Ә. Ерикәй. «Тышта яз»; З. Гомәрова. «Минем бүләк»; Ә. Кари. «Ике кыз»; Х. Вахит. «Уңган сыерчык»; Г. Насыйбуллин. «Әнигә булышам»; Ә. Бикчәнтәева. «Минем бакчам»; Г. Таһирова. «Йокла, курчак»; Ә. Кари. «Курчак»; Р. Вәлиева. «Сүз тыңлаучан булыгыз»; Р. Харис. «Башмак кигәндә»; Ф. Яруллин. «Ап–ак иткән» А. Барто. «Әни белән сөйләшү», Ә. Юныс тәрҗемәсе. Чәчмә әсәрләр. Әдәби әкиятләр: Д. Аппакова. «Рөстәм»; Г. Бакир. «Сания инде зур үсте»; М. Әмир. «Бәби әйтә»; Р. Гыйззәтуллин. «Кечкенә Ринат»; А. Алиш. «Куян кызы»; Р. Батулла. «Елак әтәч»; Р. Гыйззәтуллин. «Айсылу»; Р. Ишморатова. «Яңа чана»; Г. Лотфи. «Песнәк белән Әнисә»; Г. Бакир. «Сания бакчага бара»; А. Әхмәт. «Минеке, тимә»; Җ. Тәрҗеманов «Йокы бабай»; А. Алиш. «Чукмар белән Тукмар»; И. Шәймөхәммәтов. «Мактанчык бака»; Ш. Перро. «Кызыл калфак», З. Садыйкова тәрҗемәсе; К. Ушинскийдан. «Әтәч үзенең гаиләсе белән», «Дару», «Бергә җайсыз, аерым күңелсез». Яттан өйрәнү өчен Татар халык авыз иҗаты: «Яңгыр, яу!», «Бу бармак…», «Песи–Нечкәбил…»; Ә. Ерикәй. «Көз»; Ә. Бикчәнтәева. «Туп»; Ш. Маннур. «Яратам»; Ә. Бикчәнтәева. «Салкын, саф һава»; Б. Рәхмәт. «Кыш бабай»; Н. Исәнбәт. «Куянкай»; З. Туфайлова. «Әни сүзе»; Б. Рәхмәт. «Яз»; Г. Лотфи. «Әтәч».

Уртанчылар төркеме (4 яшьтән 5 яшькә кадәр)
Тәкъдим ителә торган әсәрләр
Балаларга уку өчен Җырлар, такмаклар, мавыктыргычлар, эндәшләр, бармак уеннары: «Кояшкаем, чык, чык...»; «Кәк–күк, кәк–күк...»; «Әтисенә ай кебек...»; «Бас, кызым, эзенә...»; «Баш бармак, балан ияк...»; «Чума үрдәк, чума каз…»; «Әй чулпысы, чулпысы…»; «Болыт, болыт, килмә син…»; «Әби коймак пешерә»; «Ай диләр, вай диләр…»; «Карга килер – казан асар…»; «Ябалак, ябалак…»; «Камка түти, оч, оч...». Әкиятләр: Татар халык әкиятләре: «Ата каз», «Ике ялкау», «Ябалак», «Балыкчы аю», «Тавык, Тычкан һәм Көртлек», «Карт белән Төлке», «Торна белән Төлке»; рус халык әкияте «Йомры күмәч»; мари халык әкияте «Төлке белән Аю»; венгр халык әкияте «Комсызлык бәласе»; болгар халык әкияте «Тавык белән Сарык», Р. Гариф тәрҗемәсе; Корея халкы әкияте «Конфет ашап тамак туямы?», Р. Вәлиев тәрҗемәсе; чукот халык әкияте «Бөдрә чәчле кыз», Р. Вәлиев тәрҗемәсе; филиппин халык әкияте «Күбәләкләр ничек килеп чыккан?»; тибет халык әкияте «Әтәч һәм Бөркет»; абхаз халык әкияте «Кәҗә бәтие, Бәрән һәм Бозау». Шигърият: Г. Тукай. «Көз»; Л. Лерон. «Яфрак бәйрәме», «Светофор – тәмле тамак?!»; М. Хөсәен. «Пескәем»; Я. Игәнәй. «Чебиләр сөенделәр»; Б. Рәхмәт. «Бакчага килгәч»; З. Туфайлова. «Аның өчен оялам»; Ә. Бикчәнтәева. «Минем әнием», «Сыерчыклар»; Р. Бәшәр. «Светофор»; Р. Вәлиева. «Уяталар»; Җ. Дәрзаман. «Әбием сүзләре»; Ә. Кари. «Кыш», «Тиен», «Кошлар туйдырам»; Г. Толымбай. «Буран»; Н. Мадьяров. «Шуабыз»; Б. Рәхмәт. «Уенчыклар»; Н. Гайсин. «Гөлсия»; К. Булатова. «Солдатлар»; Р. Миңнуллин. «Туган илнең улы мин»; Р. Корбан. «Оекбаш»; Г. Тукай. «Бу кайсы вакыт?»; С. Сөләйманова. «Әниләр бәйрәме»; Ф. Кәрим. «Яз җитә»; Төбәкнең мәктәпкәчә белем бирү программасы 131 Н. Гайсин. «Яз килә»; Х. Халиков. «Хәерле иртә»; З. Туфайлова. «Нәни ташчылар»; Ш. Галиев. «Светофорның өч сүзе»; М. Фәйзуллина. «Сыер». Төрле ил язучылары һәм шагыйрьләре әсәрләре: М. Әлимбаев. «Бәләкәй көчек», Р. Миңнуллин тәрҗемәсе; С. Маршактан. «Апрель»; А. Барто. «Кишер суы», Ә. Юныс тәрҗемәсе. Чәчмә әсәрләр. Әдәби әкиятләр: Хәйдәр. «Керпе туны»; Ә. Хәсәнов. «Балалар бакчасында»; Г. Гомәр. «Чуар тавык»; Р. Батулла. «Аю Әппәс»; Л. Толстой. «Зирәк чәүкә»; В. Осеева. «Начарлык»; К. Ушинский. «Хайваннар бәхәсе», «Тавык һәм үрдәк бәбкәләре»; А. Алиш. «Бикбатыр белән Биккуркак»; Ә. Бикчәнтәева. «Тәмле сүз»; З. Хөснияр. «Куян күчтәнәче, яки тешсез малай»; М. Гафури. «Әби белән онык»; З. Гомәрова. «Уйныйсы килә»; А. Толстой. «Төлке белән Кысла», Ә. Еники тәрҗемәсе; А. Алиш. «Эшче абый»; С. Сәүбанова. «Шифалы сөт»; Р. Вәлиева. «Кыңгырау чәчәк»; Ә. Гаффар. «Койрык»; Р. Батулла. «Шапшакларны бака ялый»; Ф. Садриев. «Ботка»; В. Осеева. «Бер әби»; К. Ушинский. «Куян белән Керпе», Ш. Шириязданов тәрҗемәсе. Мәсәлләр: Г. Тукай. «Җил белән Кояш»; К. Насыйри. «Комсыз эт». Яттан өйрәнү өчен Татар халык авыз иҗаты: «Кояш, чык, болыт кач…», «Бас, кызым, Әпипә...»; «Яңгыркаем, яу, яу!», «Ак калач»; К. Нәҗми. «Көз»; Г. Тукай. «Бу кайчак була?»; «Бу кайчак, туган?»; Җ. Тәрҗеманов. «Йомшак су, йөгерек су», «Кыш»; М. Фәйзуллина. «Кыш бабай»; Р. Вәлиева. «Яз»; Ш. Галиев. «Дәү әнигә күчтәнәч»; Ә. Рәшит. «Кояшлы ил»

Зурлар төркеме (5 яшьтән 6 яшькә кадәр)
Тәкъдим ителә торган әсәрләр
Балаларга уку өчен Җырлар, такмаклар, тел көрмәкләндергечләр, эндәшләр, әйтешләр, бармак уеннары: «Түбәтәеңне кигәнсең…»; «Исәнмесез, саумысыз...»; «Бака, бака, бакырган...»; «Мич башында биш мәче...»; «Без уйныйбыз, уйныйбыз…»; «Ямьле бәйрәм көн иде…»; «Барыр идем урманга…»; «Карга килде – казан асты…»; «Саескан сары май китерә…»; «Тамчы, там…»; «Миңлебай»; «Абагага бага–бага…»; «Әйт әле, чикерткә…»; «Тор–тор, торналар…»; «Карга әйтә...»; «Торыгыз, тор, хуҗалар…»; «Яңгыр ява, томан төшә…». Әкиятләр һәм легендалар: Татар халык әкиятләре: «Кем көчле?»; «Батыр әтәч»; «Күгәрченнәр ни өчен гөрләшеп яшиләр, яки гөрләмеш уены каян килеп чыккан?»; «Куркак юлдаш»; «Ике кыз»; «Ни өчен Эт белән Песи бер–берсенә дошман булганнар?»; «Өч кыз»; «Шүрәле»; Литва халкы әкияте «Итагатьле Мәче»; болгар халык әкияте «Бүре аларны нигә ашаган?»; украин халык әкияте «Башак»; башкорт халык әкияте «Карга ни өчен исемен әйтеп бетерми?»; калмык халык әкияте «Күңелле Чыпчык белән Күңелсез Карга»; болгар халык әкияте «Хәйләкәр әтәч». Төбәкнең мәктәпкәчә белем бирү программасы 155 Әдәби әкиятләр: Г. Тукай. «Шүрәле» (өзек); С. Сәүбәнова. «Мактанчык алма», «Керпе»; Р. Батулла. «Әбү булган аягы»; И. Дәүләтша. «Алпамыш шәһәргә килде»; Ә. Гаффар. «Суалчан кунакка бара»; А. Алиш. «Каз белән Аккош»; Р. Вәлиева. «Ялкау Карга баласы». Шигърият: Х. Халиков. «Көз»; Р. Вәлиева. «Без игенчеләр булдык»; Ф. Яруллин. «Көзге табын»; Ш. Галиев. «Кунаклар»; Ә. Рәшит. «Банан тәмле буламы?»; Э. Шәрифуллина. «Шофёр буласым килә»; Г. Латыйп. «Кар яуды»; Г. Лотфи. «Балалар ярдәм итә»; Х. Шабанов. «Кадерлә син китапны»; Э. Шәрифуллина. «Яшел чыршы, яшь чыршы»; Ә. Кари. «Кыш бабай бүләкләре»; Г. Гыйльманов. «Ярый әле…»; Н. Исәнбәт. «Иң матур сүз»; Б. Рәхмәт. «Яз килә»; Й. Җамалетдинова. «Бүләк»; Ә. Кари. «Минем кунагым»; Г. Тукай. «Бала белән Күбәләк». Төрле ил язучылары һәм шагыйрьләре әсәрләре: А. Барто. «Берүзем», Р. Вәлиева тәрҗемәсе; Н. Думбадзе. «Энә», Р. Миңнуллин тәрҗемәсе; А. Барто. «Елга», З. Мансур тәрҗемәсе; А. Тимиркаев. «Якшәмбе көн балыкта», Р. Миңнуллин тәрҗемәсе. Чәчмә әсәрләр: А. Алиш. «Әбиләрдә кунакта»; Н. Фәттах. «Ирек, Алмас һәм Җәлил»; Г. Мөхәммәтшин. «Ак песи», «Велосипедлы Мөнир»; К. Ушинский. «Иртәнге нурлар», Ф. Басыйров тәрҗемәсе; К. Ушинский. «Сыер», А. Әхмәт тәрҗемәсе; Я. Тайц. «Сөт елгасы», К. Котдусова тәрҗемәсе; Р. Фәхреддин. «Ашау әдәпләре»; Г. Бакир. «Йорт салалар»; Җ. Дәрзаман. «Актырнак белән Назбикә»; М. Хәсәнов. «Көн җылынды»; Р. Мингалим. «Канатларың булса…»; З. Әхмәров. «Агачлар да авырый»; Ф. Сафин. «Кызык итте…»; Ф. Зариф. «Татлы җәй»; Ә. Хәсәнов. «Бал дәвалый». Рольләргә бүлеп сөйләү өчен: Р. Вәлиева. «Керпе белән бала»; Х. Халиков. «Оныткан»; Р. Миңнуллин. «Авыл малае белән шәһәр малае…»; М. Хөсәен. «Безнең дусларыбыз». Яттан өйрәнү өчен М. Мазунов. «Октябрь»; М. Фәйзуллина. «Өлкән группага күчкәч»; Г. Тукай. «Безнең гаилә»; Г. Зәйнашева. «Кыш кил– 156 Р. К. Шәехова де»; Җ. Тәрҗеманов. «Якын дус»; Ш. Галиев. «Туган тел»; Н. Баян «Яз»; Ш. Маннур. «Кояш, чык, чык!»; Р. Корбан. «Бәйрәм бүген»; Р. Миңнуллин. «Нәүрүз»; З. Туфайлова. «Тукай абый». Өстәмә әдәбият Шигърият: Г. Гыйльманов. «Чишмәгә бардык»; Ә. Ерикәй. «Чисталык сөябез»; В. Хәйруллина. «Шифа чәе»; Д. Гарифуллин. «Үстем»; И. Иксанова. «Иртә»; Н. Мадьяров. «Әниемә булышам»; Р. Фәйзуллин. «Миләш»; Л. Шәех. «Безнең ишегалдында»; Р. Корбан. «Ныграк авыртыр иде»; Ф. Зыятдинова. «Татарча белмәүче кәҗәләр»; Ш. Җиһангирова. «Кем хаклы?»; М. Ногман. «Кыш килде»; Р. Миңнуллин. «Почмакта торам»; Г. Зәйнашева. «Әбиемне яратам», «Сабан туе»; Г. Морат. «Туган тел»; М. Фәйзуллина. «Бал корты». Чәчмә әсәрләр. Әдәби әкиятләр: Ә. Бикчәнтәева. «Өстәл янында»; Н. Кәримова. «Кое чыпчыгы»; Р. Мингалим. «Дөресе аның шулай…»; В. Монасыйпов. «Шифалы табиблар»; Г. Таһирова. «Кечкенә миләш»; Г. Мөхәммәтшин. «Гап–гади Инсаф»; Т. Әйди. «Дачада».

Мәктәпкә әзерлек төркеме (6 яшьтән 7 яшькә кадәр)
«Матур әдәбият уку» белем бирү өлкәсе эчтәлеге балаларда китап укуга кызыксыну һәм ихтыяҗ формалаштыру максатларын тормышка ашыруга юнәлтелә һәм белем бирү бурычларын билгели. Әдәби, танып белү, энциклопедик характердагы китаплар ярдәмендә уку эшчәнлеген киңәйтү. Әкият, хикәя, шигырьнең төп билгеләре белән таныштыру. Укыганны аңлый, әдәби геройларның эш–гамәлләрен дөрес бәяли, булган вакыйгалар турында үз фикереңне әйтә белергә өйрәтү. Кайбер проза текстларының эчтәлеген сәнгатьле итеп һәм кечерәк шигырьләрне яттан сөйләргә өйрәтү, татар халык әкиятләрен сәхнәләштерүдә катнашырга теләк тудыру. Идел буе халыкларының әкиятләрен файдаланып, әдәби образны үзләре аңлаганча күзаллау нигезендә, балаларның иҗади хыялларын үстерү. Кече фольклор жанрына карата кызыксыну булдыру. Балаларны, үз әдәби тәҗрибәләреннән чыгып, стиль һәм жанр үзенчәлекләрен саклап, сүз сәнгатенә якынайту. Татар халык юморы белән таныштыру. Юмор хисе үстерү. 180 Р. К. Шәехова
Тәкъдим ителә торган әсәрләр
Балаларга уку өчен Җырлар, такмаклар, әйтенүләр, тел көрмәкләндергечләр, санамышлар, алдавыч әкиятләр: «Юл читендә зәңгәр чәчәк…»; «Кәҗә–кәҗә, Мәкәрҗә…»; «Сип–сип суганга…»; «Тилгән, тилгән…»; «Үрмәкүч, күч…»; «Саескан, саескан бүрәнәгә ябышкан…»; «Җепсез орчык…»; «Әлчи–бәлчи…»; «Каенда – карга…»; «Наза»; «Сания апа суга бара…»; «Их, төймә, төймә, төймә…»; «Бер аланда чәчәкләр күп…»; «Нардуган, Нардуган…»; «Әйләнәбез Нардуган…»; «Күпер башында күп күркә…»; «Ваттым мичкә, яктым мичкә…»; «Казандагы суны…»; «Чәйнеккә акча салдым…»; «Әти китте базарга…»; «Чар, чар, чыпчыклар…»; «Нәүрүз әйттек без сезгә…»; «Карга әйтә: карр, карр, туем җитте, бар бар!..»; «Исәнлеккә–саулыкка…»; «Тьфү–тьфү дияем…»; «Әүвәл заманда булган бер зур тау…»; «Борын–борын заманда…». Әкиятләр, легендалар: Татар халык әкиятләре: «Ай белән Кояш»; «Кәкре каенга терәткән»; «Алтын бөртекләр»; «Бүләк кемгә?»; «Ялкау малай»; «Зөһрә йолдыз» (легенда); «Ни өчен бакалар бакылдык булып калганнар?» (легенда); «Ни өчен Чәберчек килмичә боз китми икән?» (легенда); «Үрдәк беренчелекне алган»; эстон халык әкияте «Куянның ирене нигә ерык?»; болгар халык әкияте «Хәйләкәр әтәч»; һинд халык әкияте «Сандугач»; Корея халкы әкияте «Тату туганнар»; «Казлар–аккошлар», русчадан Т. Шакирова тәрҗемәсе; төрекмән халык әкияте «Икмәк», русчадан Р. Вәлиев тәрҗемәсе; инглиз халык әкияте «Пингвин баласы», русчадан Р. Вәлиев тәрҗемәсе; мари халык әкияте «Төлке белән Аю»; удмурт халык әкияте «Тычкан белән Чыпчык», Р. Вәлиев тәрҗемәсе. Әдәби әкиятләр: А. Алиш. «Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар»; С. Гыйльметдинова. «Тузганак»; Г. Тукай. «Ташбака белән Куян»; Ә. Гаффар. «Кыңгырау чәчәкләр»; А. Хәсән. «Кыш бабай бүләк өләшә»; Р. Батулла. «Чыбык Төбәкнең мәктәпкәчә белем бирү программасы 181 ашату»; Ф. Яруллин буенча. «Иң бәхетле көн»; Н. Исәнбәт. «Һәркемнең үз эше»; В. Даль. «Кар кызы», русчадан Т. Шакирова тәрҗемәсе; К. Ушинский. «Җил белән Кояш», русчадан Т. Шакирова тәрҗемәсе; С. Сәүбанова. «Чәчәк»; С. Гаффарова. «Гөлгүзәл»; С. Әдһәмова. «Дуслар»; Ф. Зариф. «Чишмә». Шигърият: Н. Думави. «Мәктәп»; Г. Тукай. «Чыршы»; С. Сүнчәләй. «Күңелсез көз»; Х. Халиков. «Кырдан кайткач»; Р. Бәшәр. «Бүген», «Сандугачлы ак инеш»; Ә. Бикчәнтәева. «Әлифбам»; Ф. Яруллин. «Татарстан байрагы»; Р. Вәлиева. «Ашлар солтаны»; Н. Думави. «Беренче кар»; М. Гафури. «Татар теле»; Б. Рәхмәт. «Кыш килде»; Җ. Дәрзаман. «Җепшек көндә»; Г. Тукай. «Ак бабай»; Җ. Тәрҗеманов. «Һай, Кыш бабай»; Л. Шагыйрьҗан. «Сөембикә манарасы»; Р. Миңнуллин. «Светофор»; Я. Игәнәй. «Әти кайтыр эштән…»; Ш. Җиһангирова. «Кайгырту»; Р. Корбан. «Муса Җәлил турында җыр»; М. Гафури. «Китап һәм балалар»; Р. Бәшәр. «Намаз»; Г. Тукай. «Бәйрәм бүген»; Р. Вәлиева. «Энҗе–мәрҗән калфагым»; Йолдыз. «Сәлам, Галәм!», «Карга боткасы»; Ф. Яруллин. «Әниләр бәйрәмендә»; Й. Җамалетдинова. «Тылсымлы түбәтәй»; Р. Корбан. «Кояш – безнең дустыбыз»; М. Әгъләмов. «Тукай көне»; Р. Хафизова. «Нәүрүз килә»; Э. Мөэминова. «Моңсу бәйрәм»; Р. Фәйзуллин. «Кызыл китап»; А. Хәлим. «Биктырыш «Әлифба» укый». Төрле ил язучылары һәм шагыйрьләре әсәрләре: С. Маршак. «Май», «Июнь»; А. Барто. «Катя», «Кабырчык», Ә. Исхак тәрҗемәсе; В. Романов. «Дуслашасым килә», удмуртча, русчадан Р. Миңнуллин тәрҗемәсе; Ю. Некрошюс. «Карга бичара», литвача, русчадан Р. Миңнуллин тәрҗемәсе; Р. Сарби. «Мин җырларга яратам», чувашча, русчадан Р. Миңнуллин тәрҗемәсе. Чәчмә әсәрләр: Дәрдемәнд. «Өч угыл»; Н. Каштан. «Хәрәмләшү»; К. Ушинский. «Сабыр итә бел», Ш. Шириазданов тәрҗемәсе; Н. Каштан. «Кем тизрәк үскән?»; В. Осеева. «Тылсымлы сүз», А. Лотфуллина тәрҗемәсе; Р. Фәхреддин. 182 Р. К. Шәехова «Тәрбияле бала» (өзекләр); А. Әхмәт. «Ай–һай!»; Г. Хәсәнов. «Куян»; Р. Хафизова. «Песнәк»; Р. Вәлиева. «Туган көндә»; Г. Сабитов. «Кадерле бүләк»; Х. Халиков. «Витаминлы аш»; Р. Вәлиева. «Ак песи»; Н. Каштан. «Солтания белән күбәләк»; Ф. Яруллин. «Кояштагы тап»; Л. Толстой. «Кырмыска белән Күгәрчен» (мәсәл); М. Пришвин. «Туган илем» (истәлекләрдән), русчадан Х. Фәйзрахманова тәрҗемәсе; Н. Носов. «Җанлы эшләпә», русчадан Т. Шакирова тәрҗемәсе. Рольләргә бүлеп сөйләү өчен: К. Тәхау. «Казлар, казлар…»; Х. Халиков. «Карак песи»; Р. Миңнуллин. «Малайлар сөйләшә»; А. Нигъмәтуллин. «Песи һәм Чыпчык». Яттан өйрәнү өчен М. Җәлил. «Көз җитте»; Г. Тукай. «Туган тел»; Н. Гайсин. «Уңыш җыелды», «Бер яшькә үстем»; Г. Латыйп. «Кыш килде»; Э. Мөэминова. «Туган телем»; Х. Туфан. «Казан»; М. Мазунов. «Яз килә»; Җ. Тәрҗеманов. «Иң матур җыр»; Ә. Бикчәнтәева. «Хуш, сөекле бакчабыз»; Р. Вәлиева. «Туган җир». Өстәмә әдәбият Шигърият: Г. Морат. «Хәрәкәттә – бәрәкәт»; Д. Гарифуллин. «Көмеш чишмә»; А. Хәлим. «Без ашыйбыз бишбармак»; В. Хәйруллина. «Татлы чир»; Йолдыз. «Тылсымлы сүзләр», «Рамазан аенда»; Р. Бәшәр. «Мин бит татар егете»; Р. Корбан. «Кояш – безнең дустыбыз»; Г. Тукай. «Кызыклы шәкерт»; Ә. Бикчәнтәева. «Нәни чакта һәм зур үскәч», «Үрли дә үрли генә»; Р. Фәйзуллин. «Табигать кочагында»; Ә. Кари. «Тәүлек»; Р. Фәйзуллин. «Кәгазь»; Б. Рәхимова. «Бәхәс»; Л. Әмирханова. «Чигүле читекләрем»; Л. Лерон. «Татар баласы»; Й. Җамалетдинова. «Кавын»; Н. Дәүли. «Минем дустым – Әлифба». Чәчмә әсәрләр. Әдәби әкиятләр: К. Насыйри. «Табын әдәпләре»; Н. Каштан. «Хикмәтле чиләк»; В. Осеева. «Кем хуҗа?», русчадан Ф. Гайнанова тәрҗемәсе; М. Закир. «Кара төс ни өчен кирәк?»; Э. Шәрифуллина. «Әкияттәге кебек», «Ничек аңларга?»; Ф. Яруллин. «Хәтерсез Күке».  
Һәр нәрсәнең үз вакыты. Үзегезнең бала чакта юрган астында фонарь яктыртып укыган китабыгызны хәтерлисезме? Белмәмеш турында идеме ул, мушкетерлар хакындамы? Һәркемнең яраткан китабы була. Тизрәк аның ахырына барып җитеп, вакыйганың ни рәвешле төгәлләнгәнен беләсе килә. Укып бетергәч исә, нигә бетте инде, дип куясың. Нәкъ менә шул китаптан соң тагын да кызыклырак әсәр табасы килү теләге туа башлый. Сабырлыгыгызны җыеп, балагызга әнә шул беренче кадерле китапны табарга ярдәм итегез, хөрмәтле әти-әниләр!