Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
03 ноября 2023 08:37

Резеда Вәлиева шигырьләре

Резеда Вәлиева шигырьләре

 

Сүз тыңлаучан булыгыз

 

Курчакларым, килегез,

Яңа йортны күрегез.

Менә бусы – ишеге,

Рәхим итеп керегез!

 

Шаулашмагыз, елашмагыз,

Тату гына торыгыз.

Сез бит инде дәү курчаклар,

Сүз тыңлаучан булыгыз.

Минем сеңлем

Һап, һап, һап кына,

Очар коштай талпына.

– Үчти-үчти итәм, – ди,

Тәпи атлап китәм, – ди.

 

Тәпи-тәпи, тәпи-тәпи...

Минем сеңлем бик тәти.

Бер утыра, бер баса,

Биетим лә булмаса.

 

Тып-тып килә ул,

Ничек бии белә ул?!

Бәләкәч кулларын җәеп,

Чырык-чырык көлә ул.

 

Тыпыр-тыпыр биесен,

Тик куансын, тик көлсен;

Көлсә көләр – эше бар,

Ике бөртек теше бар...

Һап, һап, һап!

Туган җир

Сандугачкай,сайра,сайра,

Котлап язгы таңнарны.

Туган җирдәй гүзәл җирләр

Дөньяда тагын бармы?

 

Күрче,дөнья нинди матур,

Тирә-ягың гөл генә.

Гөлбакчадай ямьле була

Бары туган җир генә.

 

Сөт эчәбез

 

Кояш инде кичкә ята,

Урам тулып, көтү кайта.

Сөтбикәләр сөт апкайта,

Сөт апкайта! Сөт апкайта!

Сөт ярата әтиләр дә,

Сөт ярата әниләр дә,

Бабайлар да, әбиләр дә,

Сөт ярата бәбиләр дә,

 

Сөт ярата бөтен кеше:

Сөттә ак томаннар төсе

Болыннарның татлы исе,

Туган җирнең сихри көче.

Көтәбез көтү кайтканын,

Сөтбикә сөт апкайтканын.

Куанышып, сөт эчәбез,

Сөт эчәбез! Сөт эчәбез!

Без көчле булып үсәбез!