Руслар
Руслар турында
МИЛЛИ РИЗЫКЛАР.
Щи, уха, рассольник, окрошка, пилмән, белен.
ХАЛЫК САНЫ.
Дөньяда – 130 миллионнан артык, Россиядә – 112 миллион чамасы, Татарстанда – 1,5 миллион тирәсе.
ТЕЛ. Ә син белә идеңме, рус телендәге «деньги» сүзе «тәңкә»дән алынган. Билгеле булганча, ул татар телендә акча дигәнне аңлата. Әби-бабайлар әле хәзер дә «биш сум» урынына «биш тәңкә» дияргә мөмкин.
АЛАР – МИЛЛӘТ ГОРУРЛЫГЫ. Александр Пушкин, Фёдор Достоевский, Лев Толстой, Дмитрий Менделеев, Пётр Чайковский, Иван Павлов, Сергей Королёв һәм башка бик күп танылган шәхесләр.
КИЕМ. Ир-атларда – картуз, кыек якалы күлмәк, пута, ыштан, кафтан.
Хатын-кызларда – кокошник, күлмәк, сарафан.
МИЛЛИ БӘЙРӘМ. Русларның милли бәйрәмнәре христиан дине белән тыгыз бәйләнгән. Кайберсен христиан чиркәве үз йоласына әверелдергән. Шундыйларның берсе – май чабу (масленица) бәйрәме. Аны атна буе билгеләп үтәләр. Бу атнада көн саен белен пешерелә. Белен – кояш символы. Кыш үтеп, яз җитүне аңлата. Май чабу – кышны озату бәйрәме ул.
Бөек Новгород
Рус милләте белән танышуыбызны Новгород өлкәсендә дәвам итәбез. Россиянең башкаласы, руслар күпләп яшәгән шәһәр Мәскәү бит, диярсең. Дөрес! Ләкин Мәскәү соңгы бер гасырда гына башкала булып тора. Ә менә Бөек Новгород — рус дәүләтенең беренче башкаласы (Иске Ладога крепостен исәпкә алмаганда). Тарихчылар фикеренчә, Рюрик кенәзлек итүен нәкъ менә монда башлаган.
Бөек Новгород 859 нчы елда төзелгән. Борынгы чорда ук бу шәһәр Кремлен таш диварлар саклаган. Новгород иң мөһим сәүдә үзәге булган.
Күз алдыңа китерәсеңме, кала сәүдәгәрләре Лондон белән Парижны «пычрак авыллар» дип йөрткән. Чөнки Новгородта Европа шәһәрләреннән алда ук юл түши башлаганнар. Россия үсешенә зур өлеш керткәне өчен, бу шәһәрне «бөек» дип атаганнар да!
Бүген Бөек Новгородта 400 еллык агач өйләрне, бик борынгы чиркәү һәм монастырьларны, Новгород ныгытмасының саклану манараларын күрергә була. Ә шәһәрнең иң билгеле урыны – София соборы. Ул – Россиядәге иң борынгы гыйбадәтханәләрнең берсе.