Мин Татарстанда яшим!
Исәнме, дустым! Мин – Шүрәле оныгы Шүркә булам! Татарстан Республикасының башкаласы – Казан шәһәрендә тудым. Биредә минем әби-бабаларым, әти-әнием, абыем һәм сеңлем яши. Татарстан – минем Туган җирем! Татарстан – Россия Федерациясе субъекты. Ул зур дәүләт эчендәге кечкенә дәүләт һәм аның төп законы – Конституциясе, әләме, туграсы һәм гимны бар. Ул...
Исәнме, дустым! Мин – Шүрәле оныгы Шүркә булам! Татарстан Республикасының башкаласы – Казан шәһәрендә тудым. Биредә минем әби-бабаларым, әти-әнием, абыем һәм сеңлем яши. Татарстан – минем Туган җирем!
Татарстан – Россия Федерациясе субъекты. Ул зур дәүләт эчендәге кечкенә дәүләт һәм аның төп законы – Конституциясе, әләме, туграсы һәм гимны бар. Ул Россиянең нәкъ үзәгендә, Идел һәм Чулман елгалары кушылган җирдә урнашкан. Аның гомуми мәйданы якынча 68 мең кв. км. Күршеләребез – Киров, Ульяновск, Самара, Оренбург өлкәләре, Башкортстан, Мари Иле, Удмурт һәм Чувашия республикалары.
Татарстан Республикасының беренче Президенты – Минтимер Шәрип улы Шәймиев. Ә 2010 елның 25 мартыннан республикабызны Рөстәм Нургали улы Миңнеханов җитәкли.
Туган җиребез борынгы тарихы, югары технологияле сәнәгате, искиткеч бай сәнгать-мәдәнияте белән бөтен дөньяда данлыклы.
Татарстан Республикасының Дәүләт флагы – яшел, ак һәм кызыл төстәге аркылы буйлардан торган турыпочмак. Ул өч өлештән тора: югары өлеше ‒ яшел, аскы өлеше ‒ кызыл, ә уртада тар гына ак тасма сузылган. Һәр төснең үз мәгънәсе бар. Кызыл төс ‒ кояш, ут төсе. Яшел төс ‒ туган җиребезнең һәм табигатебезнең матурлыгы төсе, яшәү билгесе. Ак төс ‒ намус, тынычлык-иминлек билгесе. Ул 1991 нче елда кабул ителде, авторы ‒ халык рәссамы Тавил Хаҗиәхмәтов.