Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
20 октября 2023 07:20

Татар халык иҗаты

Алдавычлар

Эмет, Мемет, Чемет

Утырганнар чанага.

Эмет, Мемет төшеп калган,

Кайсы калган чанада?

Чемет(чеметеп алалар).

 

 

 

–Трактормы, комбайнмы?

–Трактор

–Мин сугам, син карап тор (сугып китәләр)

Яки: – Комбайн.

–Авыртамы мангаең? (маңгаена сугалар).

 

 

 

–Куян диген.

–Куян.

–Башыңа тамга куям (башына сугып алалар).

 

 

 

–Минем арттан «мин дә» дип,

–Кабатлап бара аласыңмы?

–Алам.

–Мин урманга бардым

–Мин дә.

–Җиләк җыйдым.

–Мин дә.

–Чокырга төштем.

–Мин дә.

–Анда бүреләр бар иде.

–Мин дә.

Бүре сихерчегә әйләнде.

–Мин дә.

 

 

 

–Пәрәмәч диген, – диген

–Пәрәмәч.

–Ике күзең тәгәрмәч.

 

 

 

–Сөт, – диген

–Сөт.

–Танавыңны сөрт.

 

 

 

–Тана.

–Борын астың кара!

–Тимер.

–Тешең үтсә кимер!

 

 

 

–Егерме, – диеп әйт әле.

–Егерме.

–Әтиең кая йөгерде?

 

 

 

–Талип!

–Әү.

–Авызың дәү.