Уеннар
Татар халык уеннары
Аю
Уенчылар бер-берсенә карап, түгәрәкләнеп басалар. Бер уенчы, кулына ярты метр чамасындагы бау тотып, түгәрәк тышында йөри. Ул: «Аю китте, күрдеңме?» – дип, иптәшләренең берсенә бау белән сугып ала, һәм үзе йөгерә. Сугылган кеше, аны куып җитеп, бауны алырга тиеш. Тота алмаса, ул уеннан чыга һәм киресенчә, тота алса, бауны алдырган кеше уеннан чыга. Уен түгәрәктә бер генә кеше калганчы дәвам итә. Ул җиңүче була.
Төлке һәм куяннар
Идәнгә зур түгәрәк сызыла. Ул – «куян балаларының оясы». Бер читтә «төлке» утыра. Балалар ояларыннан чыгып сикерәләр, уйныйлар, бииләр. Тәрбияче: «Төлке килә!» – диюгә, балалар ояларына йөгерәләр. «Төлке» аларны куа. Уен шулай дәвам итә.
Сикергечләр
Сикергечләр белән төрле уеннар оештырырга була. Мәсәлән, «Кем тизрәк?» уены. Берничә бала сикергечләр тотып, бер-берләреннән ара калдырып, бер рәткә тезелеп басалар һәм тәрбияче сигналыннан соң алдан билгеләнгән урынга кадәр сикергечләр аша сикереп баралар.
«Кем озаграк?» уенында балалар бер урында сикереп торалар. Кем озаграк ялгышмыйча сикерә, шул җиңүче була. «Кем ничек булдыра?» уенында һәр уйнаучы сикергечләр белән хәрәкәтләрне үзе уйлап чыгара һ.б. Әлеге уеннарны уйнау өчен, алдан балаларны сикергечләр аша яхшы итеп, хәрәкәтләрне катлауландырып сикерергә өйрәтергә кирәк.