Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
10 ноября 2023 08:22

Зәкия Туфайлова шигырьләре

Зәкия Туфайлова шигырьләре

Буран

Бурый-бурыйбуран ул,

Тагын килгән уралып.

Ак мамыгын тараткан,

Бөтен җирне агарткан.

Бурый-бурый буранда

Йөгереп чыктык урамга.

 

Буран кунды керфеккә,

Туңдырмый ул бөртек тә.

Бурый-бурый бураным

Иртә килгән уралып.

Иртә түгел, чамалы,

Сөйрәп киттек чананы.

 

Шофёр булам

Мин дә, әтием шикелле,

Шофёр булырга уйлыйм.

Шуның өчен һәрвакыт

Машинам белән уйныйм.

Тизрәк үсеп шофёр булсам,

Нишләргә белер идем:

Урамдагы бар баланы

Утыртып йөрер идем.

Ул зу-у-у-ур үскән

 

 

Ул зу-у-у-ур үскән

 

Кем утырткан бу гөлләрне,

Кем су сипкән?

Ләлә утырткан, Ләлә су сипкән,

Ул зу-у-у-ур үскән.

Безнең китапханәдә

 

Безнең китапханәбез

Җылы, кояшлы, иркен.

Дөрестән дә, эш беткәч,

Шунда киләбез һәр көн.

Гөлләр белән бизәлгән

Якты уку залы бар.

Ул рәсемле журналлар,

Ни телисең, бары бар.

Телисеңме, ал, укы

Космонавтлар турында,

Телисеңме, дөнья гиз,

Утырып бер урында.

Монда һәркем бик тыйнак,

Беркем утырмый уйнап,

Утыралар шым гына,

Барын белеп, тын гына.

Йөреп тора зур сәгать,

Тик тормаучы шул гына:

Келди-келди-келди,ди,—

Кем күбрәк белде? ди.

Туган ил

Туган ил ул алтын арышлар,

Туган ил ул зифа камышлар.

Туган ил ул иркен болыннар,

Болыннарда нәни колыннар.

Туган ил ул зәңгәр диңгезләр,

Туган туфрак, үскән нигезләр.

Туган илдә барыбыз бертуган,

Бик кадерле безгә ул шуңа.

Туган ил ул була бер генә,

Туган илнең кадерен бел генә.

 

 

Минем гаиләм

Аш кашыгы – агачтан,

Чәй кашыгы – көмештән.

Җиз самавыр кайнап тора –

Суы – изге инештән.

Әбием һәм әнием

Безгә бәлеш пешергән.

Бәлеш уңган, күрәсең,

Өйгә тәмле ис тулган.

Әби-бабай, әти-әни,

Мин, нәни кыз, Наилә.

Менә нинди сокландыргыч

Безнең матур гаилә!