Балаларның акыл үсешен тоткарлый торган сәбәпләр
Тел кимчелекләре баланың акыл үсешен тоткарлый һәм шул рәвешле аның эшчәнлегенә тискәре йогынты ясый. Ул, үзен башкалардан ким күреп, иптәшләре белән аралашмый, артык оялчанга, кыюсызга әйләнә. Билгеле, андый бала һәр яктан үскән көчле шәхес булып формалаша алмый. Укый башлаган чорда баланың авазларны, сүз һәм җөмләләрне дөрес әйтә белүе аеруча мөһим,...
Тел кимчелекләре баланың акыл үсешен тоткарлый һәм шул рәвешле аның эшчәнлегенә тискәре йогынты ясый. Ул, үзен башкалардан ким күреп, иптәшләре белән аралашмый, артык оялчанга, кыюсызга әйләнә. Билгеле, андый бала һәр яктан үскән көчле шәхес булып формалаша алмый.
Укый башлаган чорда баланың авазларны, сүз һәм җөмләләрне дөрес әйтә белүе аеруча мөһим, чөнки язма тел сөйләм теленә нигезләнеп формалаша. Еш кына артикуляциясе якын булган ч-с, с-з, ш-ч, щ-ч, ч-ц, д-т, р-л, б-п, ш-ж һәм башка авазларны әйткәндә, хаталар ясала.
Хаталар баланың ишетү сәләте түбән булу белән дә бәйле. Начар ишетүчеләр еш кына сакау була. Игътибар белән тыңлау шулай ук хәлиткеч рольгә ия. Димәк, бала авазларны һәм сүзләрне ачык ишетергә, исендә калдырып, төгәл һәм дөрес итеп кабатларга тиеш.
Билгеле, кайбер кимчелекләр ана карыннан ук килергә мөмкин. Моңа сәбәпче булып токсикоз, төрле имгәнүләр, канның резус-факторы, баш травмасы, нәселдән килгән авырулар һ.б. факторлар тора.
Флёра Харрасова
Дөрес сөйләшү серләре