Алты яшь тик әле Әхмәткә,
Бик йөрисе килә мәктәпкә.
«Кайчан җиде яшькә җитәм? – ди, –
Тиз-тиз генә үссәм икән», – ди.
«Улым, ашыкма, – ди әнисе. –
Кечкенә бит, яшь бит әле син.
Бер елдан соң йөри башларсың».
«Ә бер ел ул, әни, кайчан соң?
Иртәгәме? Берсекөнгәме?
Көннәр салкынайгач, көзгәме?
Әйт тә әйт!» – ди Әхмәт. Йә, ничек
Җавап бирсен инде әнисе?!
«Илдар тәпи йөри башлагач
Укырсың, – ди, җавап тапмагач. –
Бер ел үтәр, бәбкәм, шулчакта
Озатырмын сине мәктәпкә».
«Илдар! Илдар! Тор инде,
Тизрәк тәпи йөр инде».
Бари Рәхмәт