Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
19 июня 2023 12:39

Куян йорты

Әкиятне сәхнәгә куючы - татар теле тәрбиячесе Бикмуллина Ләйсән Фоат кызы. (Мари халык әкияте.) Куян үзенә йорт төзегән. Кечкенә булса да, яхшы: түбә, тәрәзәләр, ишек, хәтта өстәл һәм сәке дә бар. Куян йортын төзеп бетереп, ишеген бикләмичә кунакка киткән. Ул вакытта урман аланында җәнлекләр күңел ачып уйнаганнар. Куян. Сәлам-лейже! Җәнлекләр....

Әкиятне сәхнәгә куючы - татар теле тәрбиячесе Бикмуллина Ләйсән Фоат кызы.

(Мари халык әкияте.)

Куян үзенә йорт төзегән. Кечкенә булса да, яхшы: түбә, тәрәзәләр, ишек, хәтта өстәл һәм сәке дә бар.

Куян йортын төзеп бетереп, ишеген бикләмичә кунакка киткән. Ул вакытта урман аланында җәнлекләр күңел ачып уйнаганнар.

Куян. Сәлам-лейже!

Җәнлекләр. Сәлам! Сәлам!

Куян. Мин сезгә уен алып килдем.

Җәнлекләр. Рәхмәт. Әйдә, бергә уйныйбыз.

      

                              Мари халык уены “Бие-бие, соры куян”

Бие, бие, соры куян,

Бие, бие, соры куян.

Матур итеп син әйлән,

Матур итеп син әйлән.

Тыпыр-тыпыр, соры куян,

Тыпыр, тыпыр, соры куян.

Матур итеп син әйлән,

Матур итеп син әйлән.

Дусны сайла, соры куян,

Дусны сайла, соры куян.

Матур итеп син әйлән,

Матур итеп син әйлән.

Куян кунакта күңел ачып йөргәндә, аның өенә өй чикерткәсе кергән.

Өй чикерткәсе. Чрик-чрик, чрик-чрик, чр-чр! Яхшы йорт! Түбәсе бар, ишеге бар, сәкесе дә бар, – дип сәкегә ятып йоклап та киткән.

Кич кенә куян үз өенә кайткан.

Куян. Уйнап көн дә узып киткән. Кояш та баткан. Ардым. Йокларга кирәк.

Куян җайлап кына сәкегә йокларга яткан. Бер ягында гына ятып аргач, икенче ягына борыла һәм үзе дә сизмәстән өй чикерткәсенә тиеп тә киткән.

Өй чикерткәсе.Чрик-Чрик! Чрик-Чрик! – дип кычкырган һәм мич артына кереп качкан.

Куян. Абау, нинди җанвар монда кергән! Куркам! Инде кайда яшәрмен, – дип куркуыннан өеннән чыгып чапкан һәм бер агач төбенә барып утырган.

Куян, елый-елый, агач төбендә утырганда янына аю килгән.

Аю. Куян, ник елыйсың?

Куян. Эх, дустым Аю, минем йортка ниндидер җанвар кергән. Мине өйгә кертми.

Аю. Кайгырма, Куян дустым, мин сиңа ярдәм итәрмен.

Аю һәм куян өй янына килгәннәр. Аю бар көченә кычкырып җибәргән.

Аю. УУУУУ

Өй чикерткәсе аюның кычкыруын ишеткән.

Өй чикерткәсе. Чрик-чрик, чрик-чрик, чр-чр!

Аю. Кем белсен бу йортта нинди җанвар утырганын?! Киттем, качыйм тизрәк, дип урманга таба качкан.

Куян. Тукта! Тукта!.. Эх, булмады...

Куян ялгыз калган.

Куян, елый-елый агач төбендә утырганда, янына төлке килгән.

Төлке. Дустым Куянкай, ник елыйсың?

Куян. Эх, Төлке бикә, минем йортка ниндидер җанвар кергән һәм мине өйгә кертми.

Төлке. Мин сиңа ярдәм итәрмен. Мин сине авыр хәлдә калдырмам.

Куян белән төлке куянның йортына киттеләр. Төлке койрыгын селкетеп, ачулы тавыш белән кычкып җибәргән.

Төлке. Әй, монда кем бар, чык! Яхшылык белән чыкмасаң, тырнакларым белән тырнап, тешләрем белән тешләп бетерермен!

Өй чикерткәсе аңа җавап биргән.

Өй чикерткәсе. Чрик-чрик, чрик-чрик, чр-чр!

Төлке. Кем белсен бу йортта нинди җанвар утырганын? – куркуыннан төлке урманга чыгып качкан.

Куян. Тукта! Тукта!.. Эх, булмады бу...

Куян як-ягына каранып алган да, елый-елый, агач төбенә барып утырган. Шул вакытта янына Әтәч килгән.

Әтәч. Кик-ри-күк! Кик-ри-күк! Эй, Куянкай, ник елыйсың?

Куян. Эх, дустым Әтәч, минем өемдә ниндидер җанвар кергән һәм мине өйгә кертми. Аю куды, булмады. Төлке куды, булмады. Инде мин нишләрмен?!

Әтәч. Кайгырма, дустым, мин сиңа ярдәм итәрмен.

Алар куян йорты янына киткәннәр.

Әтәч өй тирәсен әйләнеп, җырлап җибәргән.

Әтәч. Кик-ри-күк! Кик-ри-күк! Йортта бикләп куярмын! Башсыз калдырырмын үзеңне!

Өй чикерткәсе өйдән чыкмады, әллә ишетмәде дә...Әтәч йортка тагын да якынрак килеп җырлап җибәргән.

Әтәч. Кик-ри-күк! Кик-ри-күк! Йортта бикләп куярмын! Башсыз калдырырмын үзеңне!

Әтәч өйгә кереп киткән, чикерткәне куып чыгарган.

Өй чикерткәсе. Чр-чрик, чр-чрик! – дип кычкырып өйдән чыгып качкан.

Әтәч үз-үзеннән канәгать булып, өйдән җырлап чыккан.

Әтәч. Кик-ри-күк! Кик-ри-күк! Йортта бикләп куярмын! Башсыз калдырырмын үзеңне!

Әтәчнең башка төрле бернинди дә җыры булмаган. Куян Әтәчтән бик курыккан.

Куян. Әтәч бигрәк куркыныч, мине рәнҗетүчеләрне җәлләп тормады, минем дә башым бетәр, – дип өенә кереп тә тормыйча куаклар арасына кереп качкан.

Әтәч үз җырын һаман да җырлый биргән.

Әтәч. Кик-ри-күк! Кик-ри-күк! Йортта бикләп куярмын! Башсыз калдырырмын үзеңне!

Автор. Шул вакыттан бирле куяннар йортлар төземиләр, бары куак астында гына яшиләр.

Әтәч. Кик-ри-күк! Кик-ри-күк!

Казан шәһәре Яңа Савин районының 297 нче номерлы катнаш төрдәге балалар бакчасы.